Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус активисты Степан Латыйповка 8,5 ел колония җәзасы бирелгән


Степан Латыйпов мәхкәмәдә
Степан Латыйпов мәхкәмәдә

Былтыр Латыйпов Беларуста президенты сайлаудан соң узган протестларда катнашты.

Мински мәхкәмәсе 41 яшьлек активист Степан Латыйповка 8,5 ел колония һәм 8700 беларус рубле (256 мең сум тирәсе) күләмендә штраф түләтү хөкеме чыгарган. Бу хакта "Весна" хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Аны аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу, тәртип бозу һәм милициягә каршы килүдә гаепле дип таныдылар. Латыйпов үз гаебен танымады.

Степан Латыйпов - агач үстерү белгече. Минскида "Үзгәрешләр мәйданы" дип аталган ишегалдында узган протестларда катнашты. Урам чаралары 2020 елның җәендә булган Беларус президенты сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң кабынган иде.

Милиция аны 2020 елның сентябрендә мәйданда ясалган муралны буяучыларга каршы килгәндә тоткарланды. Әлеге хәлдән соң беларус дәүләт телевидениесында активист илгә химикатлар керткән, алар белән милицияне агуларга теләгән дип сюжетлар чыкты. Җинаять эшенә агулау турында эпизод кермәгән.

Гаепләү нәтиҗәсенә караганда, Латыйпов телеграм-чат төзеп, кешеләрне "үз иҗтимагый-сәяси карашларын ачык белдерү һәм протест максаттыннан, деструктив эшчәнлек алып бару өчен" ишегалды берлегенә оешырга чакырган. Аны шулай ук балтырганга каршы көрәшү сылтавы белән 16 ширкәттән 123 мең беларус рубле урлауда гаепләделәр.

Июньдә узган мәхкәмә утырышында Латыйпов 51 көн дәвамында "пресс-хата"да булдым дип сөйләде. Бу изолятор хакимияте рөхсәте белән башка тоткыннар түзә алмаслык шартлар тудыручы камера. Моннан тыш, ул үз гаебен танымаган очракта куәт вәкилләре аның туганнарына да җинаять эше ачу белән янаулар турында сөйләде. Латыйпов мәхкәмә залында үз-үзен үтермәкче булды.

  • Былтыр 9 августта Беларуста президент сайлау узды. Анда Александр Лукашенканың 80,1 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозиция намзәте Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.
  • Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды, аларны хакимият бастырды. Дистәләгән мең кеше тоткарланды, меңләгән кеше сак астына алынды, төрле җинаятьләр кылуда гаепләнде.
  • АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның күп кенә илләре сайлауның рәсми нәтиҗәләрен һәм Лукашенканың президент буларак танымый. Вашингтон оппозиция белән диалог төзергә һәм яңа ирекле сайлаулар уздырырга чакыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG