Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда БДУ һәм УДАТУ кушылгач барлыкка киләчәк яңа университетның исеме билгеле булды


Студентлар. Гомум фото.
Студентлар. Гомум фото.

Яңа югары уку йорты Уфа фән һәм технология университеты дип аталачак.

Башкорт дәүләт университеты (БДУ) һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты (УДАТУ) кушылгач барлыкка киләчәк яңа университетның исеме билгеле булды. Яңа югары уку йорты Уфа фән һәм технология университеты дип аталачак. Бу хакта NewsBash хәбәр итә.

Уку йортларын берләштерү карары быел язда, 2021 елның апрелендә кабул ителде. Мәгариф оешмаларының академик берлеге университетларны берләштерү өчен тавыш бирде. Студентларның һәм хезмәткәрләрнең бәхәсләренә, фикер алышуларына һәм хәтта протестларына карамастан, карар кабул ителде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Русия президенты Владимир Путин арасында узган очрашуда бу мәсьәлә дә күтәрелде. Хәбиров әйтүенчә, ул сөйләшүдә бу мәсьәлә уңай хәл ителгән.

Берләштерү турында беренче тапкыр быел 25-29 гыйнвар Уфада узган "Евразия фәнни-мәгариф үзәге: Башкортстан республикасында фән һәм мәгарифне интеграцияләү мәсьәләләре, яшьләр һәм кампус сәясәте" исемле сессиядә яңгыраган иде. Башкортстан хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин анда берләштерүнең уңай якларын бәян итте:

"Башкортстанда мәктәпне тәмамлаган 17 мең укучының 5 меңе югары белем алырга республикадан читкә чыгып китә. Безгә торып калган 12 мең укучы өчен түгел, ә Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән укучылар җәлеп итү турында уйларга кирәк", диде һәм берләшүнең үсеш өчен мөһим булуын, зур уку йортын финанслау да зур булачагын белдерде.

БДУ һәм УДАТУ укытучылары Азатлыкка кушылуга каршы булуын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG