Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландиядә бер кеше COVID-19 йоктырганнан соң локдаун кертелгән

Джасинда Ардерн
Джасинда Ардерн

Биш миллионга якын кеше яшәгән Яңа Зеландиядә пандемия башыннан барлыгы өч мең кеше коронавирус йоктырды, нибары 26 кеше үлде.

Яңа Зеландия хакимиятләре илнең кырыс чикләүләргә кайтуы турында белдерде. Биредә ярты елда беренче тапкыр бер кешедә ил эчендә коронавирус йоктыру теркәлгән.

Яңа Зеландиядә көн саен берничә кешедә COVID-19 табыла, ләкин аларның барысы да чит илдән кайтучылар була. Хәзер исә вирус Оклендта картлар йортында эшләүче шәфкать туташында ачыкланган. Чәршәмбе тагын тугыз кешенең йоктыруы турында хәбәр ителде.

18 августта парламентта чыгыш ясап, премьер-министр Джасинда Ардерн тиз йогучы "дельта" штаммы таралу сәбәпле, локдаун турында карар вакытында кабул ителде дип белдерде.

Биш миллионга якын кеше яшәгән Яңа Зеландиядә пандемия башыннан барлыгы өч мең кеше коронавирус йоктырды, нибары 26 кеше үлде. Яңа Зеландия чикләрен ябык тотты дияргә мөмкин, бик мөһим сәбәпләр белән генә илгә керергә яки аннан чыгарга була. Гомумдәүләт локдауны соңгы 15 айда беренче тапкыр кертелә. Ул берничә көн дәвам итәр дип көтелә.

  • Коронавирус йоктыручыларның саны соңгы атналарда күп илләрдә, шул исәптән АКШ һәм Европа берлеге илләрендә арта бара. Бигрәк тә "дельта" штаммы тиз тарала. Израильдә халыкның яртысы ковидтан вакцина ясатуга карамастан, чәршәмбедән яңа чикләүләр кертелә. Күпчелек илләрдә үлемнәр саны кыш һәм яз белән чагыштырганда азрак. Белгечләр моны, аерым алганда, вакцина ясату белән бәйли. Вакцина кайбер очракларда вирус йоктырудан сакламаса да, аны авыр уздырудан һәм үлемнән саклый ди алар.
  • Рәсми саннарга караганда, Русиядә соңгы тәүлектә 20 меңнән артык кеше ковид йоктырган, 799 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG