Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан авылларында эшләүчеләрнең 9 проценты гына яшьләр


Арча районы, Шекә авылы. Архив фотосы
Арча районы, Шекә авылы. Архив фотосы

Хәзер авылларга 845 белгеч җитми.

Соңгы өч елда Татарстан авылларында эшләүче яшьләр өлеше тугыз процентка калган. Шул ук вакытта пенсия яшендә хезмәт куючылар саны арта бара. Бу хакта 18 августта Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов матбугат очрашуында белдерде.

"2021 елның 1 июленә Татарстанның 43 районында авыл хуҗалыгы тармагына 845 белгеч җитми. Соңгы өч елда авылда эшләүчеләрнең тугыз проценты гына 30 яшькә кадәрле яшьләр тәшкил итә. Шушы вакыт эчендә пенсия яшендә эшләүчеләр саны дүрт процентка артты. Республикадагы аграр югары уку йортлары елына 1 100 белгеч әзерләп чыгара. Кызганыч, алар тормышларын тулысынча авыл белән бәйләргә теләми", диде ул.

Марсель Мәхмүтов сүзләренчә, аеруча механизаторлар, агрономнарга кытлык бар. Авылдагы бар тармакка да теге яисә бу белгечләр җитми ди ул.

Югары уку йортын тәмамлап авылга кайткан белгечләргә Татарстан бюджетыннан бер тапкыр 300 мең сум түләнә. Ә һөнәри уку йортларын тәмалаучыларга – 150 мең сум. Яшь белгечләргә өстәмә хезмәт хакы түләү програмы да эшли. Ләкин бу чаралар гына яшьләрне авылда калдырмый.

Шул ук вакытта Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә ике югары уку йорты эшли. Алар елына 1100 белгеч чыгара. Ә һөнәри уку йортлары авыллар өчен 900 белгеч әзерли.

Татарстанстат мәгълүматларынча, бүген республика авылларында теркәлгән яшьләр (14-30 яшь) саны 234 мең кеше тәшкил итә.

12-16 сентябрьдә Казанда "Кайтам" форумы оештырылачак. Монда аграр белем алган 200 яшь белгеч катнашыр дип көтелә. Татарстан җыенына Русиянең 40 төбәгеннән вәкилләр көтәләр. Оештыручылар республикага чит төбәкләрдәге белгечләрне чакырырга әзер булуларын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG