Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 5 мең дүрткел метр мәйданда урман янган


Әлмәт районында янгын
Әлмәт районында янгын

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда алдагы көннәрдә 37-38 градус җылылык тору сәбәпле янгыннар куркынычы саклана дип кисәтә. 

Татарстанның Лениногорски һәм Әлмәт районнарындагы урманда янгын чыккан. Бу хакта, беренчеләрдән булып, социаль челтәрләрдә җирле халык хәбәр итте. Соңрак гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынның сүндерелүе турында белдерде.

Янгын Иске Суркино авылы янындагы урманда чыккан. Авыл тирәсен кара төтен баскан. Юлдан баручы машиналар янгыннан куркып, кире борылган.

Янгын көндезге икенче яртыларда башланган. Коткаручылар килгәндә утның авылга күчү куркынычы булмаган. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.

Сәгать дүрт тулганда янгынны сүндергәннәр. Ут 5,5 мең квадрат метр мәйданны чолгап алган була. Урман янгынын сүндерүдә 76 кеше, 20 махсус техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүдә Әлмәт гарнизоны, нефтьчеләрнең су ташу машиналары, урман сагы хезмәткәрләре һәм җирле халык катнашкан диелә.

Урман янгынының сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда алдагы көннәрдә 37-38 градус җылылык тору сәбәпле янгыннар куркынычы саклана дип кисәтә.

Быелгы җәйдә Русия, Төркия, Грециядә урман янгыннары көчле булды. Якутия урманнарына зур зыян килде. Шулай ук Башкортстанда да урманнар януы әле туктамады. Бөрҗән, Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында янгыннарга каршы көрәш дәвам итә. Янгын сүндерүдә волонтерлар да катнаша.

Башкортстанда 19-22 августта һава температурасы +38-+39 градуска җитәчәк дип кисәтә метеорологлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG