Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урманнар яна. Халык янгынны сүндерүдә берләшә


Янгын күренеше
Янгын күренеше

Башкортстанның Хәйбулла, Зианчура районнарында берничә көн янгын дәвам итә. Рәсмиләр барысы да контрольдә, янгыннар сүндерелде дисә, Азатлык сөйләшкән кешеләр әле көрәш дәвам итә дип әйтте. Алар халыкның үзара берләшүе һәм Радий Хәбировтан түгел, Аллаһтан ярдәм көтүләре турында сөйләде.

Башкортстанның көньягында эссе һава торышы, яңгырлар күптәннән юк. Моның өстенә Хәйбулла, Зианчура районнарында янгыннар котыра. Урман яна. Бу башлыча башкортлар яши торган урыннар, тирәдә дала да, урманнар да бар. Хәйбулла, Зианчура районнарындагы кешеләр Шайтан тау дип исемләнгән табигать тыюлыгында янгынны сүндерә алмый. Агачлык яна.

Янгын 3 август төнендә башланды, бүгенгә кадәр ике район кешеләре авылларга ут капмасын дип берләшеп янгынга каршы көрәшә. Янгын башлануның төп сәбәбе – Оренбур даласында яшен сугу, аның очкыннары бетеп барган Тереткән авылына эләккән, ташландык өйләргә ут капкан, аннары урманга күчкән.

Шайтан тау
Шайтан тау

Шайтан тау урманына иң якын булган сала – Әбеш авылы, ерак түгел Зур Арслангол авылы тора. Берничә көн һәм төн кешеләр янгынны сүндерү белән шөгыльләнә. Халык курка, кешеләр арыган. Алар ни өчен янгын сүндерер өчен авиация юлланмый дип аптырый. Мондый мөрәҗәгатьләр белән интернет тулган. Кешеләр янгынны сүндергән арада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да, Русия президенты Владимир Путинга да мөрәҗәгатьләр яздыра.

Хәйбулланың район үзәге Акъярда яшәүче Лира Мамбетова декрет ялында булуга карамастан балаларын әнисенә калдырып, көн саен ире белән Әбеш авылына бара. Бүген янгын азмы-күпме тынган кебек, әмма яңгырлар яумыйча аны җиңүгә өмет аз дип сөйләде ул Азатлыкка. Аның сүзләренә караганда, Уфадан МЧС хезмәтеннән Әбеш авылы тирәсендә 70ләп кеше бар. Шулай ук көн саен диярлек аларга 12–130 волонтер ярдәм итә.

Лира Мамбетова
Лира Мамбетова

— Кешеләр берләште, чөнки район администрациясе генә моны җиңеп чыга алмый. Шуңа, кем булдыра, шул чыкты. Ирләрнең дә, хатыннарның да кулларында көрәк. Бульдозер, трактор белән Әбеш авылы тирәләрен сөреп чыктылар, ут сикермәсен өчен тырышабыз. Үлән дә коры бит. Җил чыкса, шунда ук ут сикерә дә куя. — дип сөйли Лира Мамбетова. — Уфа, Бөрҗән, Сибай, Баймак, Караидел якларыннан кешеләр ярдәмгә килде. Чыгышлары белән Хәйбулла ягыннан булган эшмәкәрләр ярдәм итте, алар акча җибәрә, техникага ягулык та кирәк, эшчеләрне дә ашатырга кирәк.

Кешеләр дә үзара акча җыеп тора, кем азык-төлек алып килә. Әбеш авылында балалар бакчасы бар, мәдәният йорты, авыл йортларына сыймаган кешеләрне шунда урнаштырабыз. Хатын-кызлар көн дәвамында ашарга пешерә, алар да "патруль" кебек шул сөрелгән буразналар буйлап йөри, ут сикермәсен дип карыйбыз. Ни өчен очкычтан гына суны сиптертмиләр дип аптырыйбыз. Безгә төрлечә аңлаталар, имеш, янгын астан йөри, шуңа монда техника, көрәкләр кирәк. Өстән янган булса, авиация кирәгер иде диләр. Белмим инде, чынмы икән ул. Шуңа без хакимияттән түгел, Аллаһтан гына ярдәм сорыйбыз.

Хатын-кызлар ашарга пешерә
Хатын-кызлар ашарга пешерә

Хәйбулла районында волонтерлар хәрәкәтен Акъяр балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Тулубаева җитәкли. Кайда, ничә кеше кирәк, нинди ярдәм күрсәтү мөһим - ул хәл итә. Көн саен әле бер авылга, әле икенчесенә 40-50 волонтерны оештыра. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Әбеш, Акташ, Зур Арслангол, Вәлит, Ивановка авылларына куркыныч яный. Айгөл янгынның кайдан килеп чыгуына анык кына җавап бирә алмый.

"Йөз кеше, йөз төрле версия, әмма мин авыл кешесенең урманга ут төртүенә ышана алмыйм, гәрчә андый сүзләр дә бар", диде ул Азатлыкка. Ул озак сөйләшеп тора алмады, ашарга пешерү кирәк, янгын сүндерүчеләрнең бер өлеше ял итеп тын алганда волонтерларны оештырырга кирәк диде ул. "Безгә яңгыр кирәк. Аллаһтан шуны гына сорыйбыз", ди Айгөл.

Ут сикермәсен өчен буразналар салына
Ут сикермәсен өчен буразналар салына

Рушан Кадырбаев Зианчура районының Исәнгол авылында яши, Себердә эшли. Әлеге вакытта вахтадан кайткан чагы. Берничә көн рәттән ул янгынны сүндерүчеләр белән бергә урманны, авылларны коткару эшендә. Аның сүзләренә караганда, Зианчураның Яргаеш, Абзан, Боҗан, Биштирәк авылларына куркыныч яный. Ул Башкортстан җитәкчелегенең башкорт авылларына ярдәмгә килмәвен ачуланып искә ала.

— Бөрҗәндә әби-бабайлар гына яши, алар янгынны сүндерә алмый. Кичә Мәләвез районыннан янгын сүндерүчеләр ярдәмгә килде, алар авылны саклап ята. Ут урап йөрми бит ул, Хәйбулла районы безгә терәлеп тора, уртак урман, уртак яланнар, ул безгә дә ялт итеп сикереп керә. Өстәвенә җил, корылык, котобы чыгып тора. Кайбер авыллар янгыннан бер, кайберләре 2, 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа, әлбәттә, куркыныч, — дип сөйли Рушан. — Егетләр килде, кем Мәләвездән, кем Көяргәзе, кем Күгәрчен районныннан. Чатырлар кордык, ерактан килүчеләр шунда куна. Сменалап эшлибез. Кизүдә дә чиратлашып торабыз. Халык үзара акча җыя, ашарга да кирәк бит. Интернетта янгын сүндерелде, МЧС эшли дип әйтәләр. Юк, алай түгел, янгыннар дәвам итә.

Ичмасам, өстән су сиптерсәләр җиңелрәк булыр иде. Бүгенге көнгә кадәр Зианчура районы хакимияте дә кул кушырып утырды, чыктылар, ниһаять. Ә Башкортстан башлыгының бездәге хәлләргә исе китми. Оренбурның Кувандык районында янгын чыкты быел, губернатор боралак, очкычларны һавага күтәрде. Бер көн эчендә җиңеп чыктылар. Безнең хакимият нәрсәне көтә?

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG