Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Спутник V" вакцинасы дельта штаммына каршы яраклаштырылган


Яңа модификациянең нәтиҗәлелеге турында сүз йөртү әлегә иртә диелде.

Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге COVID-19дан булган "Спутник V" вакцинасының дельта штаммына каршы яраклаштырылган. Моның хакта үзәк мөдире Александр Гинцбург белдерде. Аның сүзләренчә, суыткычта инде вакцина конструкциясе бар, дип хәбәр итә Интерфакс.

Шул вакытта, Гинцбург сүзләренчә, әлегә яңа модификациянең нәтиҗәлелеге турында сүз йөртү иртә. Аның башка вариантлардан никадәр яхшырак булуы билгесез.

Элегрәк ковидның дельта штаммына каршы "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеген 83% дип бәйләгәннәр иде. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко вакцина COVID-19-ның авыр симптомнарыннан 95%-ка саклый дип белдергән.

Петербург галимнәре төркеме коронавирустан вакцина кадаткан кешеләрдә авыр симптомнар барлыкка килү һәм хастаханәгә эләгү ихтималы 5 тапкырга кими дигән нәтиҗәгә килгән. Галимнәр июньнән августка кадәр 14 меңләп кешедә авыруны күзәткән. Тикшеренү авторлары "Спутник V" нәтиҗәлелеген 81% дип бәяләгән.

Июнь башыннан Русиядә COVID-19 йоктыру һәм аннан үлү очраклары артты. Белгечләр моны дельта штаммы таралышы белән бәйли. Август аенда берничә көн рәттән Русиядә COVID-19 диагнозы булган үлүчеләр саны 800дән арткан. Иң күп үлүчеләр саны (819) 13 август көнне теркәлгән.

Русия рәсмиләре белдергәнчә, Русиядә ковидтан 170 меңнән күбрәк кеше вафат булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG