Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремистлар исемлегенә кертелгән Илмира Бикбаевага 15 мең сум пенсиясен алырга рөхсәт ителгән


Илмира Бикбаева
Илмира Бикбаева

Бикбаева үзенең Росфинмониторинг исемлегенә кертелүен тикшерүне сорап берничә көн элек Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән булган.

Росфинмониторингның экстремистлар исемлегенә кертелеп, банк хисаплары туңдырылган Башкортстаннан Илмира Бикбаевага 15 мең сум пенсиясен кулланырга рөхсәт иткәннәр. Хөкем ителгән публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргәне өчен экстремизны финанслауда гаепләнгән Бикбаева мәхкәмә карары булмый торып Росфинмониторинг исемлегенә кертелүен тикшерүне сорап берничә көн элек Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән булган.

"Пенсиямне тулысынча бирделәр, 10 мең генә түгел, ә 15 мең. Шатландым. Даруларга да акча кирәк: сәламәтлегем начар, җитмәсә аягымны да авырттырдым. Миңа кулакча бирделәр, аны ничек куллансам да була", дигән Бикбаева "Эхо Москвы в Уфе" радиосына.

Коммуналь хезмәтләр, салымнар, штрафлар һәм башка мәҗбүри түләүләр хисаптан хисапка күчерү аша гына рөхсәт ителә.

Башкорт оппозициясе активисты, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына август башында кертелде. Аның банктагы барлык акчалары томаланды.

Июль ахырында Уфаның Октаябрьский районы мәхкәмәсе Бикбаева эшен карауны сентябрьгә күчерде.

Быел апрельдә Финанс күзәтү федераль хезмәте оппозиция сәяәтчесе Алексей Навальный штабларын да мәхкәмә карарына кадәр экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткән иде.

Тикшерү мәгълүматынча, Илмира Бикбаева 2018-2019 елларда Дилмөхәммәтовның әнисенә 6 мең сум акча күчергән булган. Моны ул ялгыз ханымның яшәргә акчасы булмаганга күрә, аны кызгануы сәбәпле эшләгән.

Бикбаеваның адвокаты Дмитрий Казаков ул вакытта Дилмөхәммәтов сак астына алынмаган һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барылмаган иде дип белдерде. Аның сүзләренчә, Дилмөхәммәтов гаиләсенә тагын 25кә якын кеше матди ярдәм күрсәткән. Алар җинаять эше кысаларында шаһит статусыннан гаепләнүче итеп үзгәртелергә мөмкин диелә.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG