Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосына яңа штрафлар сала


Журналист материалларын "ят агент" кануны нигезендә тамгаламаган өчен Азатлык Радиосы проектларына штрафлар күләме 250 млн сумга җитә.

Роскомнадзор Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсенә "Азат Европа/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясенең (RFE/RL) Русиядәге вәкиллегенә (РСЕ/РС ) "ят агентлар" кануны нигезендә 130 штрафтан торган яңа беркетмәләр керткән.

2021 елның гыйнвар-июнь айларында Роскомнадзор Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектларының журналист материалларын тамгалау таләбен бозуы турында 650 беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәргән. Инде чыгарылган мәхкәмә карарлары нигезендә штрафлар күләме 250 млн сумга җитеп килә.

Русиядә берничә дистә мәхкәмә карары нигезендә җәзаны гамәлгә ашыру хезмәтләре эшкә керешеп, "РСЕ/РС" оешмасының банк хисаплары туңдырылды.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

  • Соңгы айларда Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген арттырып тора. Анда хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, матбугат чаралары, физик затлар бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды, башкалар икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде. Бу атнада "ята агент"-теркәлмәгән оешмалар исемлегенә сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" иҗтимагый хәрәкәте кертелде.
  • "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" халыкара оешмасының Матбугат иреге индексында 2020 елда Русия 180 ил арасында 150нче урында тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG