Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосының Мәскәү бюросына мәхкәмә тәфтишләре килде, оешманың банк хисаплары туңдырылды


Приставлар эше 10 мәхкәмә карарына бәйле. Әлеге карар штрафлары 5 миллион сум тәшкил итә.

14 май көнне Мәскәү шәһәре мәхкәмә тәфтишләре (приставлары) хезмәтенең Баш идарәсе вәкилләре Азат Европа/Азатлык радиосының (RFE/RL) Мәскәү бюросына килеп, "Азат Европа/Азатлык Радиосы" җаваплылыгы чикләнгән оешмасына карата мәхкәмә эшләре нигезендә эш башлаулары турында хәбәр итте.

Мәхкәмә тәфтишләре бюро бинасында ике сәгатькә якын вакыт үткәрде, җиһазлар инвентаризациясе турында сораулар бирде. Шул ук вакытта редакция эшенә алар берничек тә комачау итмәде.

ЯҢАРТУ. Әлеге хәбәр чыкканнан соң, "Азат Европа/Азатлык Радиосы" җаваплылыгы чикләнгән оешмасының Мәскәүдәге банк хисаплары туңдырылганы билгеле булды.

2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларын "ят агент" канунында каралган тамгалау тәртибен бозуда гаепләп, мәхкәмәгә 520 беркетмә юллады. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.

Мәхкәмәләр корпорациягә якынча 70 миллион сум күләмендә штрафлар билгеләде. Азат Европа/Азатлык Радиосы әлеге штрафларны шикаять итте, әлегә мәхкәмә бер шикаятьне дә канәгатьләндермәде. Азат Европа/Азатлык Радиосы Русия хакимияте гамәлләрен шулай ук Страсбург мәхкәмәсенә дә шикаять итте.

"Азат Европа/Азатлык Радиосы" җаваплылыгы чикләнгән оешмасы алган документларга күрә, тәфтишләр эше 10 мәхкәмә карарына бәйле. Әлеге карар штрафлары 5 миллион сум тәшкил итә, барлык карарлар бер эшкә берләштерелгән.

13 май көнне ТАСС Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе RFE/RL-га билгеләнгән 140 штрафны гамәлдән чыгаруын хәбәр итте. Медиакорпорация мәхкәмәнең андый карарларыннан хәбәрдар түгел.

  • 2017 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) һәм медиакорпорациянең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды. Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.
  • Узган елның көзендә Роскомнадзор "ят агент медиалар"га үзләренең барлык чыккан матреиалларын аерым бер тәртиптә тамгалау таләбе куйды. RFE/RL Русия кануннарын тулысынча үтәп килгән хәлдә, әлеге таләпне үтәүдән баш тартты, ул моны редакция сәясәтенә тыкшыну омтылышы дип бәяләде.
  • RFE/RL-ның популярлыгы артканнан арта бара. 2021 елда Азат Европа/Азатлык Радиосының рус хезмәте сайтларына аена 16 миллион кеше керә. Русия аудиториясе атнага 7 миллион тәшкил итә.
  • Корпорациянең президенты Джейми Флай Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшыру уңаеннан Русия хакимияте гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак дип белдерде. "Русия хакимияте RFE/RL корпорациясен сүз иреге һәм гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмас. Без Роскомнадзорга һәм Кремльгә Русиядәге аудиториябезгә ни рәвешле мөрәҗәгать итүебез турында карарны кабул итәргә юл куймабыз. Без Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимияте гамәлләрен сүз иреген бастыру һәм Русия халкының мәгълүмат алу хокукын бастыру омтылышы дип таныр дип ышанабыз, бу бөтен дөньяда бәйсез медиаларга куркыныч янаган вакытта куркыныч бер прецедент булып тора" диде Флай.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG