Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Украина, Төркия һәм Төньяк Македониядә бирелгән вакцина сертификатларын таныды


Төньяк Македония. Скопье шәһәрендә халык вакцинага чират тора, 19 август
Төньяк Македония. Скопье шәһәрендә халык вакцинага чират тора, 19 август

Өч илдә бирелгән сертификатлар Европа берлегендә 20 августтан башлап гамәлдә булачак.

Европа комиссиясе Европа берлеге җирлегендә Украина, Төркия һәм Төньяк Македониядә коронавирустан ясалган вакцина сертификатларын таныды. Бу хакта комиссия сайтында әйтелә.

Әлеге илләрдә бирелгән сертификатлар Европа берлегендә 20 августтан башлап гамәлдә булачак.

Бер үк вакытта Украина, Төркия һәм Төньяк Македония Европа берлегендә бирелгән вакцина турында дигитал сертификатларны таныды.

Европа берлегенең юстиция мәсьәләләре комиссары Дидье Рейндерс Европа берлегенең дигитал сертификатларына нигезләнгән системны кертүче илләр санының артуын хуплап чыкты. Европа комиссиясе башка илләр белән дә Европа берлегенең әлеге системына кушылу турында сөйләшүләрне дәвам иттерә диелә хәбәрдә.

Украина Pfizer һәм Moderna вакциналары кулланыла. Төркиядә - Кытайның CoronaVac вакцинасы һәм Pfizer. Төньяк Македониядә Спутник V һәм Pfizer ясала.

Мәскәү шулай ук Европа берлеге белән үзара вакцина сертификатларын тану турында сөйләшүләр алып бара. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сүзләренчә, Европа берлеге әлеге мәсьәләне хәл итүдә "сәяси омтылыш" күрсәтә. Әлегә Русиядә җитештерелгән дүрт вакцинаның берсе дә Европа берлегендә хупланмады. Спутник V вакцинасы Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының тикшерүен уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG