Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һадиуллин: яңа ФГОСка татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү кертелә


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Бу татар теле Татарстанда барлык укучыларга мәҗбүри рәвештә укытылачак дигәнне аңлатамы дигән мәсьәләгә министр ачыклык кертмәде. 

2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) татар телен дәүләт теле буларак укыту мөмкинлеге кертелә. Бу хакта мәгариф өлкәсендәге август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Министр презентациясе слайды
Министр презентациясе слайды

"Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган "туган тел һәм әдәбият" предметы өлкәсенә Русия федерациясе республикасының дәүләт телен өйрәнү кертелгән. Димәк, дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый", дип белдерде ул.

Бу татар теле Татарстанда барлык укучыларга мәҗбүри рәвештә укытылачак дигәнне аңлатамы дигән мәсьәләгә министр ачыклык кертмәде.

Һадиуллин шулай ук татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк програмнарның федераль исемлеккә кертелүен сөйләде. Алар Русиянең барлык төбәкләре өчен рәсми статус алачак. Моннан тыш министр татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләре төзелүен дә искәрткән.

Август киңәшмәсендә Илсур Һадиуллин берничә милли уку йортында төзәкләндерү эшләре алып барылуын да әйтте. Казанның 18нче татар гимназиясе өчен янкорма төзелә, Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясе һәм Түбән Каманың Бакый Урманчы исемендәге гимназиясендә капиталь ремонт планлаштырыла, дип сөйләде ул.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнгән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG