Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә янгыннар сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән


Мари Илендә янгын
Мари Илендә янгын

Мари Илендә урман янгыннары 18 июльдә башланды.

Мари Илендә урман янгыннары сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Бу хактагы фәрманны республика башлыгы Александр Евстифеев имзалаган.

Гадәттән тыш хәл мәйданы дип Медведев һәм Звенигов районнары атала. 20 август иртәсендә урман янгыннарын сүндерешергә 150 ихтыяри чыккан, төштән соң волонтерларның икенче төркеме оештырылган.

Республика гадәттә тыш хәлләр министрлыгы сайтындагы хәбәргә караганда, янгыннар аркасында Р-176 "Вятка" федераль юлының 41нче километрыннан 86нчыга кадәр өлеше ябылган. Машиналар 90 километр урау юлдан барырга мәҗбүр.

19 августта янгыннар сәбәпле Медведев районында "Сосновый бор" шифаханәсеннән кешеләр эвакуацияләнде. Алар арасында Татарстан кешеләре дә булган. Соңрак Шап күле тирәсендәге башка ял йортларыннан да кешеләр чыгарылган, Студенка авылы халкы эвакуацияләнгән.

Янгын төтене республика башкаласы Йошкар Олага да җитте.

Быелгы җәйдә Русия, Төркия, Грециядә урман янгыннары көчле булды. Якутия урманнарына зур зыян килде. Шулай ук Башкортстанда да урманнар януы әле туктамады. Бөрҗән, Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында янгыннарга каршы көрәш дәвам итә. Янгын сүндерүдә волонтерлар да катнаша.

20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Башкортстан урманнарына керү тыелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG