Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көчле җил берничә мәктәп түбәсен кубарып ташлаган


Әгерҗе районында мәктәп
Әгерҗе районында мәктәп

Республикада өч мәктәпнең һәм бер мәдәният йортының түбәсе җимерелгән.

22 август кичендә Татарстанда чыккан көчле җил берничә районга зыян салган. Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Әгерҗе районында җил ике мәктәп һәм бер мәдәният йорты түбәләрен җимергән.

Салагыш авылында 160 дүрткел метр мәйданлы мәктәп түбәсе кубарып ташланган.

Тирсә авылында мәктәп һәм мәдәният йорты түбәләре җимерелгән.

Кичә кич белән шулай ук Ютазы районы Кече Урыссу авылы урта мәктәбенең дә түбәсе җимерелгән.

Яраланучылар һәм һәлак булучылар юк.

Моннан тыш, Түбән Кама районының 45 авылында яшәүчеләр көчле җил аркасында берничә сәгатькә утсыз калган. Җил шулай ук агачларны аударган.

Чаллыда көчле тузан бураны күзәтелгән.

Республикада дүшәмбе көнне дә көчле җил туктамаячак, диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Идел буе төбәкләрендә шулай ук эссе һава торышы саклана. Башкортстан, Мари Илендә урманнар яна. Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Салават шәһәрендә якшәмбе коры үлән янып, ут "Мономер" бакчачылык ширкәтенә җиткән, өч йорт янган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG