Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" Мәскәүдә сайлауларда тавышны азрак җыячагын фаразлый


Мәскәү буенча фирка 34-37 процент тавыш җыярга ниятли.

Русия думасына сайлауларда "Бердәм Русия" Мәскәүдә тиешле күләмдә тавыш җыя алмаска мөмкин. Фиркадәгеләр ил башкаласында сайлауга халыкның 45 проценты киләчәк һәм килгән халыкның 45 проценты "Бердәм Русиягә тавыш бирәчәк, дип фаразлаган иде. Әлеге саннарны гыйнварда вице-губернаторлар өчен узган эчке сәясәткә кагылышлы семинарда Русия президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко китерде. Тик хәзер "Бердәм Русия"леләр "35кә 35 процент" вариантын чынбарлыкка ныграк туры килердәй саннар, дип саный. Бу хакта Мәскәү хакимиятенә якын булган ике әңгәмәдәшенә нигезләнеп, РБК яза. Мәскәү буенча фирка 34-37 процент тавыш җыярга ниятли.

Бөтенрусия халык фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына күрә, 15 августка фирканең ил күләмендә рейтингы 27,3 процент булган. Бу 2006 елдан башлап иң түбән күрсәткечләр. (Үзәкнең фиркаләр рейтингы архивларын 2006 елдан башлап карарга мөмкин).

Җәмәгатьчелек фикере фонды мәгълүматларына күрә исә, "Бердәм Русия" өчен русияләрнең 30 проценты тавыш бирергә әзер.

Мәскәү хакимите электрон форматта тавыш бирүчеләрнең саны ике млн кешегә җитәргә тиеш, дип планлаштыра. Хакимияттәгеләр фикеренчә, бу коронавирус йоктыру куркынычын киметәчәк. Электрон форматта тавыш бирүчеләрнең санын арттыру өчен түрәләр бүләкләр уйнату оештырырга булган.

Republic басмасы хәбәр итүенчә, Мәскәү мэриясенә караучы оешмаларның җитәкчеләре хезмәткәрләреннән электрон тавыш бирү өчен гариза бирүләрен, соңрак бу хакта хисап тотуларын таләп итә. Шулай ук хезмәткәрләрдән Мәскәүдә теркәлгән өч туганы яки дусты да да электрон рәвештә тавыш бирүен таләп итәләр.

Электрон тавыш бирү күп сораулар тудыра, дип белдергән иде "Голос" хәрәкәте ("ят агент" исемлегенә кертелде). "Электрон рәвештә тавыш биргәндә комиссия сайлаучыны күрми. Бер үк кеше барлык туганнары һәм якыннары өчен дә берничә мәртәбә тавыш бирергә дә мөмкин", дип искәртте белгечләр. "Сайлаучы шәхсән үзе өчен генә тавыш биргән очракта да, сораулар туа. Чөнки гадәти тавыш бирү вакытында кабиналарга икәүләшеп керергә рөхсәт ителми, сайлаучылар бюллетеньнәрне фотога төшереп, җитәкчеләре алдында хисап тотарга теләгән очракта да, комиссиядәгеләрнең күбесе ачулана. Ә электрон рәвештә тавыш биргән очракта эш бирүчеләр хезмәткәрләренең янында басып торып, аларны эш җирендәге компьютерлар аша үз күзәтүләре астында тавыш бирергә мәҗбүр итүе бар", ди хәрәкәттәгеләр.

  • 17-19 сентябрьдә Русиядә төрле дәрәҗәдә сайлаулар узачак. Ул өч көн барачак. Аерым алганда, бу көннәрдә Русия думасына депутатлар, 12 төбәк башлыгы сайлаулары узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG