Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сайлау алды түләүләре ярты триллион сумга төшәчәк


Владимир Путин
Владимир Путин

Бу акчалар ил бюджетының өстәмә керемнәреннән бүленеп бирелә.

Русия президенты Владимир Путин игълан иткән пенсионерларга һәм хәрби хезмәткәрләргә биреләчәк түләүләр бюджетка 500 миллиард сумнан артыкка төшәчәк. Бу хакта Русия думасының бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров белдерде. Финанслау бюджетның өстәмә керемнәреннән оештырыла. Макаров әйтүенчә, кризистан соң илнең икътисады тернәкләнеп бетте диярлек, шуңа бу акчаларны халыкка ярдәм итү өчен куллану мөмкинлеге бар.

22 августта Путин "Бердәм Русия" фиркасенең сайлау алды очрашуында барлык пенсионерларга – 10 мең сум, хәрби хезмәткәрләгә - уртача 15 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Президент сүзләренчә, "Бердәм Русия" фиркасе түләүләрне думаның киләсе чакырылышында, фракция формалаштырганнан соң башкарырга тиеш. Президент үзе "Бердәм Русия" фиркасендә испәләнми, әмма аның сайлау алды чараларында катнаша.

Июль башында Путин балалы гаиләләргә пособие түләү турындагы фәрманны имзалады. 6 яшьтән 18 яшькә кадәр булган бер балага 10 мең сум бүлеп бирү тәкъдим ителә. Киләсе елга мондый пособие түләү каралмаган.

Русиядә думасына сайлаулар сентябрь уртасында уздырылачак. Киләсе биш елга 450 депутат сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG