Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев: "ТИҮ "Талибан"га хат язган дигән сүз - провокация"


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оешма исеменнән Әфганстандагы "Талибан" хәрәкәтенә (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) атап язылган хатның провокация булуын әйтте.

23 август көнне берничә Telegram канал Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) "Талибан"га теләктәшлек белдереп хат язган дигән мәгълүмат чыгарды. Үзәк рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка моны кире какты.

"Мондый провокация ТИҮгә каршы ачылган мәхкәмә алдыннан махсус эшләнелә. Мәхкәмәдә, безне экстремист оешма дип гаепләп, ябуны җиңеләйтергә телиләр. Талибанның экстремист оешма булуын без бик яхшы беләбез. Аңа хат белән мөрәҗәгать итмәдек", дип белдерде ул.

Зәкиев бу провокацияне кем оештырганын әйтә алмавын, үзенең дә бу турыда 24 август иртәсендә иң элек "Татарская Якудза" һәм аннан "Шалтай-Бабай" Telegram каналларыннан укып кына белүен әйтте.

Татарская Якудза Telegram каналы тараткан хәбәр
Татарская Якудза Telegram каналы тараткан хәбәр

"Безгә яла якканнары өчен Telegram каналларны мәхкәмәгә бирергә җыенабыз. Тик аның аноним канал булуы авырлык тудырырга мөмкин", дип җиткерде ТИҮ рәисе.

Фәрит Зәкиев "Татарская Якудза" Telegram каналында куәт оешмаларының ТИҮ бинасында тентү оештыруы турындагы мәгълүматның да провокация булуын әйтте.

"Бу мәгълүмат та дөрес түгел. ТИҮ бинасында тентү булмады. Безгә тентү ясарга бернинди дә сәбәп юк. Бу да провокация", диде ул.

ТИҮ Telegram-да чыккан мәгълүматкә бәйле рәвештә медиа өчен махсус хат белән чыкты. Анда хакимиятнең ТИҮгә каршы дәлилләре калмавы әйтелә.

"Күрәсең, хакимиятнең ТИҮгә каршы аргументлары бетте, чөнки кара PR һәм ачык ялган кулланыла. Куәт оешмалары контролендәге "Татарская Якудза" Telegram каналында ТИҮ Русиядә тыелган Талибан оешмасын хакимиятне тартып алу белән котлады һәм ярдәм сорады дип язылган. Бу ялганны "Шалтай-Бабай" Telegram каналы бастырды. Бу чеп-чи ялган һәм провокация. Без демократик принципларны тотабыз, ирек һәм кеше хокукларын яклыйбыз, бу хокукларны һәм ирекләрне санламаучы режимнарны яклауны берничек тә кабул итмибез.

Ялганны бастырган каналлар хәтта "минем хатның скриншотын" урнаштырганнар. Ягъни минем исемнән ялган имза кулланганнар. Мондый хатның Telegram каналлар авторларына ничек барып җитә алуы турында сорау ачык кала. Димәк, ул ялган мәгълүмат заказ бирүчедән килгән. Әлеге ялган мәхкәмәдә ТИҮне экстремистик оешма дип тану өчен аргумент буларак кулланылырга мөмкин дип уйлыйм. Мәхкәмә эше экспертиза өчен кичектерелде. Күрәсең экспертлар анда "экстремизм" тапмаганнардыр, шуңа ялган "дәлилләр" кулланыла," диелгән хатта.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG