Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хезмәт хаклары кимү сәбәпле "Аэрофлот"ка очучылар җитмәскә мөмкин


Пилотлар Русиянең яхшырак эш шартлары һәм югарырак хезмәт хакы тәкъдим иткән башка һава ширкәтләренә китә.

Хезмәт хаклары кимү сәбәпле, "Аэрофлот"ка очучылар җитмәскә мөмкин. Һава ширкәте җитәкчелеген бу хакта очучылар һөнәр берлеге кисәткән.

"Дөньяның иң эре һава холдингларының берсе булган "Аэрофлот"та хезмәт хакларын гыйнвар аенда кертелгән яңа систем белән түләүләреннән канәгать булмаучылар саны артканнан-арта бара. Ширкәт очкычларының экипаж әгъзалары өчен эш күләме күбәйде, чөнки Русия буенча очышлар пандемиядән соң яңа дәрәҗәгә чыкты, тик моңа карап хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары артмады", диелә Шереметьево очучылар һөнәр берлеге җитәкчесе хатында. Әлеге мөрәҗәгать "Аэрофлот"ның баш мөдире Михаил Полубояриновка юлланган. Хат һөнәри берлекнең сайтында да чыккан.

"Пилотлар Русиянең яхшырак эш шартлары һәм югарырак хезмәт хакы тәкъдим иткән башка һава ширкәтләренә китә", диелә хатта. Үз мөрәҗәгатендә, очу һөнәре берлеге башлыгы Игорь Дельдюжов, якын вакытта тиешле чаралар күрелмәсә, "Аэрофлот"та очучыларга кытлык булачагын искәртә. Аның сүзләренчә, бу кытлык инде сизелә башлаган: хемәткәрләр җитмәү сәбәпле, бер отрядта пилотларга сентябрь аенда ялга китмәскә тәкъдим ителгән. Дельдюжов һава ширкәте җитәкчелегеннән очучылар белән очрашып, хезмәт хаклары турында фикер алышуын сорый.

Бу елдан башлап "Аэрофлот"та очкыч командирларының һәм икенче пилотларның окладлары үзгәрешсез калган, әмма бер сәгать хисабына түләнелә торган өстәмә акчаларны шактый кискәннәр, дип искәртә "Интерфакс". Кайбер пилотларның айлык хезмәт хакы 150 мең сумга кадәр кимегән, диелә.

Узган ел пандемия сәбәпле "Аэрофлот" ширкәте җитәкчеләрнең хезмәт хакларын 40 процентка киметкән һәм матбугат чаралары белән реклама килешүләре төзүдән баш тарткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG