Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе алманнары: депортация фаҗигасе, мөһаҗирлек, татарлар белән бергә яшәү


Башкортстан авылларында яшәүче алманнар
Башкортстан авылларында яшәүче алманнар

28 август Русия алманнарының сөргенгә җибәрелүенә 80 ел тулды. Русия хакимияте cөргенгә дучар булган алманнарга вәгъдәләрен әле дә үтәмәде. Идел буендагы алманнарның яшәеше, фикерләре, татарлар белән катнаш никахлар турында сораштык.

Башкортстанда 6 меңләп алман яши, Татарстанда аларның саны 2 мең тирәсе. Татарстанда аерым зур авыллар калмаган диярлек, Башкортстанда исә Благовар районының Пришиб, Алексеевка, Викторовка, Новоникольское кебек авылларында, аз булса да, алманнар яшәвен дәвам итә. Ә күпчелек 1990нчы еллар вакытында гаиләләре белән тарихи ватаннарына – Германиягә күчеп китә. Башкортстандагы алман авыллары инде күптән катнаш, алар берничә дистә ел татарлар белән укмашып гомер итә. Катнаш никахлар да күп. Бер-беренең телләрен белә, кимендә аңлый.

Азатлык Идел буендагы алманнарның тарихын барлады һәм Пришиб авылындагы бүгенге яшәешләре белән кызыксынды. Депортациягә дучар булган нәселнең дәвамчылары безгә телләрен, диннәрен ничек саклавы, Совет берлегенең репрессив машинасына эләкмәс өчен алман исеменәрен ничек урысчага әйләндерүләре һәм геттода яшәү тарихы киләчәк буынга тәэсир иткәне турында сөйләде.

Башкортстанда алманнар тарихы кайчан башлана?

Алманнарның Русиягә килеп төпләнү тарихы Петр I чорында башлана, Әби патша чорында аларның саны тагын да арта. Русия империясенә Германиядән галимнәр, укытучылар, сәүдәгәрләр, төрле өлкәдәге белгечләр чакырып китерелә. XVIII гасыр азагында Германиядәге авыл җирлекләрендә җир биләмәләре җитмәү, аннары протестантларга карата басым башлану алманнарның бирегә күпләп күченүенә тагын бер этәргеч була. 1763-1770 елларда Русиядә 120 алман авылы барлыкка килә, шуларның 106сы Идел буенда урнаша. 1906 елдагы Столыпин реформасы вакытында да Русиягә алманнарның яңа дулкыны була.

Менә шул чорда Башкортстанның Благовар җирләренә алманнар Украина якларыннан килә дә инде. Аларны беренче чиратта иркен, уңдырышлы кара туфраклы җирләр кызыксындыра. Беренче килеп төпләнүчеләр дә игенчеләр, мал асраучылар була. Пришиб та – үзләре белән килгән атама, бүген аның мәгънәсен, тарихын төгәл аңлатучы да юк. Алар дүрт авылга нигез сала: Пришиб, Алексеевка, Викторовка һәм Новоникольское. Болар – тарихи алман авыллары. Пришибта башлыча протестант динендәге алманнар төпләнә, ә Алексеевскида – католиклар. Икесендә дә чиркәүләр бар: берсе – протестант, икенчесе – католик. Гыйбадәтханәләрне салырга Австриядәге милләттәшләре ярдәм итә. Манаралы чиркәүләр 1990нчы елларда гына барлыкка килә.

Пришибтагы протестант чиркәве
Пришибтагы протестант чиркәве

Вакытында бу авыллар зур була, һәрберсендә диярлек меңнән артык этник алман яшәгән булса, хәзер аларның саны нык кимегән. Бу дүрт авылны санаганда, алман гаиләләренең саны нибары 170кә җитә, араларында катнаш никахлар күп. Күпләр китеп беткән, Германиядә төпләгән, 2-3 кеше Европадан кире авылларына кайткан, фермерчылык белән шөгыльләнәләр. Моны туган якны сагыну белән аңлаталар, әмма Германия ватандашлыкларыннан баш тартмаганнар.

Бүген Пришибта күпләп яшәүчеләр – татарлар. Алар алманнар оештырган көчле колхозга кызыгып 1970нче елларда бирегә килеп төпләнә башлый. Катнаш гаиләләр дә шул вакытта барлыкка килә, аңа кадәр дүрт авыл да саф алман салалары булып яшәгән, кешеләрнең үзара аралашуы да алман телендә булган. Өлкәннәр арасында урыс теле кулланышка соңыннан гына, 1970нче елларда гына кергән. Биредә 1931 елга кадәр мәктәпләрдә уку-укыту да саф туган телләрендә барган. Әмма Совет берлегенең милләтләргә карата үз сәясәте, башта алман теле бары тик башлангычта кала, аннары гомумән белем алу урысчага күчә. Шулай да алман теле Благовар районының дүрт авылында да фән буларак укытылудан туктамаган, атнасына ике тапкыр барлык бала алман телен өйрәнгән. Үзгәртеп кору елларында инде балаларның аралашу телендә урысчага өстенлек бирү күзәтелгән, әмма нәкъ шул вакытта алар Русиядән күпләп китә дә башлаган.

Репрессия һәм алман геттосы

Светлана Кунц
Светлана Кунц

Светлана Кунц – Пришибның авыл шурасы җитәкчесе, белеме белән алман теле укытучысы, ә милләте – татар. Ире Николай исә алман. Светлана ике телдә дә иркен аралаша, авыл тарихын белә, барлык алман тарихи вакыйгаларын теркәп бара. Авылдагы Folkslang фольклор алман ансамблендә җырлый. Пришиб авылындагы алманнар депортация вакытында ничек яшәгәнен дә, нинди басымга дучар булаганын да җентекләп сөйли. Башкортстандагы алманнар белән кызыксынучылар аз дип борчыла.

1941 елның 28 августында Идел буенда яшәүче алманнар Сталин фәрманы белән дошманнар дип игълан ителә. Барысы да Һитлер, фашистик Германия яклылар, алманнар арасында шымчылар, диверсантлар күп дигән сылтау белән тулы бер халык сөрелергә тиеш дигән карар чыгарыла. НКВД депортациягә сентябрь-октябрь айларында керешә. Авылларда гасырлар буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, шәһәрләрдә галимнәр булып эшләгән алманнар хайваннарны ташый торган тыгыз, һавасыз вагоннарга төяп билгесезлеккә җибәрелә. Исән калганнарның кайсын Себергә, кайсын Казакъстанга сөрәләр, кемдер юлда һәлак була, алары да шактый. Гомумән депортациягә 900 меңләп кеше дучар ителә. Бу – СССРда яшәүче күпчелек алманнарның уртак фаҗигасе. Куылганнар арасында ирләр генә түгел, яшүсмерләр дә, хатыннары да хезмәт армиясенә җибәрелә.

Авылда да, үзенең туганнары арасында да 1941 елда алманнарның депортациягә җибәрелүен хәтерләүчеләр булуы турында сөйли Светлана. Благовар районындагы дүрт авыл кешеләре дә сөргенгә җибәрелергә тиеш була, әмма ни гаҗәп, бу булмый кала. Ул вакыттагы БАССР территориясендәге алманнар үз авылларында кала, әмма алар барысы да репрессия корбаннары, аларга халык дошманы дигән тамга сугыла.

Аннары гына гомер буена татарлар арасында яшәгән алманнарга фашистик Германиянең ярдәмчеләре дигән кара тамга салынганына төшенәләр

— Ирем – этник алман. Ул ишле гаиләдә туган, 6 бала үскәннәр. Әнисе – Клара, әтисе – Йаков. Әни әле исән, ул 90 яшендә, Германиядә яши. Менә аның сөйләүләре аша халык нинди мәхшәр үткәнен беләбез. Әнинең әтисе – Вилһелм Икенче дөнья сугышы башлану белән фронтка китә. Әмма аны сентябрьдә кире кайтарталар, берни аңлатмыйча Кызыл армия сафларыннан чыгаралар да, авылга кайтарып җибәрәләр. Сәбәбе – милләт. Бу мизгелне әни бик яхшы хәтерли, әтиләре гарьләнә. Авылга аның белән бергә тагын ирләр кайта, исемлекне карыйм: Боб, Пиулс, Валтер һәм башкалар, барысы да алманнар, — дип сөйли Светлана. — Авылда да берни аңламыйлар, ник кайтарганнар, ни булган – авыл кешесе кайдан белсен. Күрше авылларда татарларның ирләре барысы да сугышта, ә алманнар кайтарыла. Аннары гына гомер буена татарлар арасында яшәгән алманнарга фашистик Германиянең ярдәмчеләре дигән кара тамга салынганына төшенәләр. Абсурд. Дөресен генә әйткәндә, аларның барысын да Уфага заводка илтеп тыгалар, хезмәт армиясендә булалар, күпчелек яшь кызларны да шунда җибәрәләр.

Пришиб авылы
Пришиб авылы

Татарлар арасында шикләнеп караучылар да булгандыр, әмма әни татарлар безне мыскыл итмәде, бездән шикләнмәде дип сөйли. Алманнар татарча белә, тирә-юньдәгеләр белән татарча аралаша иде. Әмма депортация, репрессия башлангач, алманнарга авылдан чыгу, кешеләр белән аралашу тыела. НКВД кешеләре һәр өйгә килеп, барысын да хисапка ала, барысы да атнасына бер тапкыр район үзәге Языковога барып теркәлергә тиеш була. Балалар да. Пришиб белән Языково арасы – 30 чакрым. Ничек бара, нәрсәдә – НКВДны кызыксындырмый. Кайчак НКВДлар төнлә өйләргә бәреп керә иде дип сөйлиләр, кешеләр өйдәме, юкмы икәнен тикшерүләр оештырылган. Юк икән, төрмәгә тыгалар. Кешенең туганы күрше авылда яшәп калган икән – бетте, күрешә алмаганнар. Әни әйтүенчә, сугыш елларында кешеләр ач, ялангыч булган, авыр кичерелгән сугыш.

Балалар туа – алар да халык дошманы, алар да аерым кара исемлеккә туплана

Кешеләр еллар дәвамында куркытылган килеш яши. Балалар туа – алар да халык дошманы, алар да аерым кара исемлеккә туплана. Мондый хәл алманнарны реабилитацияләү турында фәрман чыгуга кадәр дәвам итә. Озак еллар дәвамында геттода яшәү дәвам итә, паспортлар бирмичә, район тирәсеннән чыгармаулар да булган. 1954 елдан соң туган балалар гына 1970 елларда читкә чыгып укый башлаган.

Әлбәттә, моны Себергә, Казакъстан далаларына җибәрелеп "землянкаларда" яшәгән алманнар язмышы белән чагыштырып булмый, әмма "кара исемлектә", тамгалы булып яшәү берничә буынга тәэсир итми кала алмый. Өлкән буынның барысының да исемнәре алманныкы. Әмма сугыш елларында туган балалар арасында инде урыс исемнәре кулланышка керә башлый. Кешеләр үз балаларын дәүләтнең "бу – алман баласы" дигән басымнан булса да якларга тырышкан, тамырлардан баш тартырга мәҗбүр булганнар. Иремнең гаиләсендә 6 балада урыс исемнәре... Саклану чарасы инде, ди ул.

Светлана Кунц әйтүенчә, мәктәптә бу вакыйгаларны сөйлиләр, балаларга аңлаталар. Әмма авылда депортация, репрессия фаҗигасен искә төшерерлек һәйкәл дә, элмә такта да юк. 28 август та аерым көн итеп билгеләнми.

Пришиб авылы
Пришиб авылы

Германиягә юлны Ельцин ачты

СССР юкка чыккач, депортациягә дучар булган халыкларны реабилитацияләү эше башлана. Бу алманнарга да кагыла. Германия этник алманнарга тарихи ватаннарына кайтырга юл ача. Элекке Совет берлеге җирләреннән этник алманнарның якынча 2,5 миллионы Германиягә китә. Светлананың иренең бөтен туганнары да Германиягә киткән, бүген алар Германия үзәгендәге Гессен җирендә урнашкан Кессель шәһәрендә яши. Благовар районының дүрт алман авылы да шактый бушап кала. Светлана Ельцин алманнарның тормышына өмет өрде дип тасвирлый ул чорны.

1992 елда Пришибта 1657 алман иде, бүген исә 40 кеше

— Авылда алманнарны Германиягә кайтару турында документны беренче булып ишеткән кеше укытучы Владимир Миллер иде. Ул Германиягә документларын беренче булып юллады. Гаиләсе белән беренче китүче дә ул булды. Хатлар язып башкаларны да кодалады, юлны өйрәтте. Аннан соң бер-бер артлы барысы да китте. 1992 елда Пришибта 1657 алман иде, бүген исә 40 кеше, — дип аңлата Светлана һәм ни өчен үзләренең дә башкалар белән беррәттән Германиягә китмәүләрен аңлата. — 2002 елда иремнең апасының гаиләсе җыелды да китте. Бер елдан соң әни дә китте, аннары башка туганнары да гаиләләре белән Германиягә китеп төпләнде. Без дә китәргә тиеш идек. Бу теләк белән яши башлагач, җитәкчелеккә канцлер итеп Ангела Меркел сайланды һәм Русиядән Германиягә кайтучы репартриантлар турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Алман теленнән имтиханны Русия шәһәрләрендә урнашкан Гете институтларында бирергә кирәк булды. Моңа кадәр барысы да имтихансыз кайтып китә алды. Мин дә, ирем дә, кызым да тапшырдык, улыма исә бер балл җитмәде. Ансыз китү мөмкин түгел иде, без калдык. Аннары балалар укырга керде, кызым кияүгә чыкты, шулай тамыр җәелде дә куйды, әмма үкенмибез. Германиягә ике тапкыр бардым, төзек ил, әмма без дә җитеш тормышта яшибез.

Светлана Кунц Германиядән кире Пришиб белән Алексеевскига кайтучылар бар, әмма алар бармак белән санарлык ди. Монда алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Пришиб авыл мәдәнияте йорты җитәкчесе Артес Юлия
Пришиб авыл мәдәнияте йорты җитәкчесе Артес Юлия

Тел, дин югала. Нәрсә ярдәм итә ала?

Светлана ире белән өйдә алман телендә аралаша, балалары да камил белә. Балалар Светлананың беренче никахыннан, ире аларны үз балалары итеп кабул итеп үстергән. Балалар татар, алманның сөйләм телен бертигез дәрәҗәдә белә, ди Светлана. Алман гаиләләрендә туган телдә аралашу гадәти күренеш булса, бу 2000нче еллар башында юкка чыга башлаган. Гаиләдә әти-әни алманча сөйләшсә дә, балалар хәзер җиңел генә туган телгә күчә алмый. Сәбәбе барлык урыс булмаган халыклар, милли азчылыклардагы кебек: мохит тә, уку да урыс телле булганга күрә, өстенлек бирелгән мәдәният җиңеп чыга. Авылларда алман теле югала. Аны бәйрәмнәрдә һәм фольклор ансамбле чыгышлары вакытында гына ишетеп була. Folkslang ансамбле белән Пришиб халкы ихластан куана.

Folkslang ансамбле
Folkslang ансамбле

1992 елда Русия белән Германия арасында Русия алманнарының дәүләтчелеген торгызуда этаплы эш башкару турында килешү беркетмәсе имзалана. Ягъни Русия моңа кадәр булган Алман республикасын кайтарырга вәгъдә итә, әмма 29 ел үтте, бу эш башкарылмады, халыкара документ буш сүз булып калды. Автономия дә булдырылмады. Алманнарның актив җәмәгатьчелеге мондый мөмкинлек булса, Русиядә яшәп калган алманнарның мәдәниятләрен сакларга шартлар тудырылыр иде дигән фикердә. Светлана фикеренчә исә, моңа ихтияҗ юк.

— Русиядә алманнарның саны аз, алманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә алар азчылык. Теләгән кеше мәдәниятен саклый ала, дәүләт чикләми бит. Әлбәттә, баштарак алар күп булганда бу актуаль булгандыр, әмма 1990нчы, аннары 2000нче елларда хакимият моннан курыккандыр дип уйлыйм. Дәүләт эчендә тагын бер республика барлыкка килер, аларның үз таләпләре көчәер дип шикләнгәннәрдер дип чамалыйм, - дип аңлата үз фикерен Кунц.

Пришиб белән Алексеевка авылларындагы чиркәүләргә рухани табу кыенлаша. Үз телләрендә дини гыйбадәтләр уздыру да күптән юк, анысы да урысча гына.

* * *

1920 елларда Русиядә Алман республикасы оеша, ул әлеге Самар, Волгоград өлкәләренең бер өлешендә урнашкан була. Башкаласы – Энгельс. Биредә 600 меңнән артык кеше яши, шуларның 60 проценты – этник алманнар. Республика 20 ел гына яшәп кала, аннары депортация һәм Совет берлегендәге алманнарның фаҗигале чоры башлана. Русиядә укмашып яшәүче алманнарның авыллары Омски өлкәсендә, Алтай краенда да бар. Калганнары – кем кайда төпләнгән. 2010 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, Русиядә 400 меңгә якын алман яши. Идел буенда аларның саны 36 мең тирәсе. Ә 1939 елга кадәр бу сан 360 мең булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG