Башкортстанда пандемия башланганнан бирле 1014 кеше коронавирустан үлгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр саны 15 булды. Әлеге саннарны рәсми оператив штаб китерә. Авыручылар саны пандемия башыннан бирле 54 939 кеше булса, соңгы тәүлектә 300 кеше коронавирус йоктырган.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматка күрә, хастаханәләрдә 790 авыру дәвалана. COVID-19 диагнозы белән 23 бала хастаханәләргә урнаштырылган. 67 кеше авыр хәлдә, өч кеше үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Республика хастаханәләрендәге коронавирус йоктырган авырулар өчен исәпләнгән ятаклар 95 процентка тулган.
Башкортстанда тәүлегенә якынча 5800 кеше коронавирустан вакцина ясата. Республикада барлыгы 1 млн 106 кешегә вакцина эшләнгән.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров вакцина ясату темпларын тагын да арттырырга, эре ширкәтләрдә аеруча тизләтергә һәм тагын кимендә 800 мең кешене вакциналарга кирәклеген искәртте.
Оператив штаб хәбәр итүенчә, соңгы тәүлекләрдә Русиядә COVID-19 вирусын 18 833 кеше йоктыруы ачыкланган. 794 кеше үлгән. Пандемия башыннан бирле илдә 177 614 кеше вафат булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!