Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең иң бай хатын-кызлары рейтингына Татарстаннан Гүзәлия Сафина кергән


Гүзәлия Сафина
Гүзәлия Сафина

Бер ел эчендә аның байлыгы 25 млн долларга арткан.

Forbes Русиянең иң бай хатын-кызларының яңа рейтингын төзегән. Татарстаннан бу исемлеккә бердән-бер хатын-кыз – ТАИФ баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары, 66 яшьлек Гүзәлия Сафина кергән. Ул 15нче урыннан 19нчы урынга төшкән, әмма бер ел эчендә аның байлыгы 300 млн доллардан 325 млн долларга кадәр җиткән, ягъни 25 млн долларга арткан.

Русиянең иң бай хатын-кызы итеп Forbes Wildberries интернет-кибете хуҗабикәсе Татьяна Бакальчукны саный, ул исемлектә беренче урында тора. Журнал Бакальчукның байлыгын 13 миллиард доллар дип исәпләгән. Пандемия вакытында Wildberriesның кереме ике тапкырга диярлек күбәеп, 437 миллиард сумнан артып киткән.

Икенче урында - Inteco Management ширкәте президенты, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның тол хатыны Елена Батурина. Аның капиталы 1,3 миллиард долларны тәшкил итә.

Илнең иң бай хатын-кызлары өчлеген 1,3 миллиард доллар белән "Черкизово"ның уртак хуҗасы Лидия Михайлова һәм аның гаиләсе йомгаклый.

Forbes язуынча, исемлеккә кергән илнең иң бай 25 хатын-кызының гомуми байлыгы 10,7 миллиард доллардан 25,3 миллиард долларга кадәр үскән, барысының да диярлек капиталы арткан.

Гүзәлия Сафина 1991 елдан "Казан" берләшмәсенең баш бухгалтеры була. Бу берләшмә нигезендә ТАИФ төркеме төзелә, әлеге төркемгә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр керә. 1995 елдан Сафина ТАИФ акционерлык җәмгыяте баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары булып эшли.

Forbes быел мартта Сафинаны Русиядә үз тырышлыгы белән баеган хатын-кызлар бишлегенә керткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG