Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФОМС) исәпләүләренә күрә, икенче ярты еллыкта коронавирустан дәваланучылар өчен медицина ярдәменә 111 млрд сумнан артык акча кирәк булачак. Бу исәпләүләрне ясаганда фонд сәламәтлек саклау министрлыгы фаразларына нигезләнгән. Министрлык исә ел ахырына кадәр илдә коронавирус белән тагын 3,9 млн кеше авырырга мөмкин, дип саный. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәгълүматларына күрә, 3,9 млн кешенең 20 процентына стационар ярдәм кирәк булачак. Бу якынча 784 мең кеше хастаханәләрдә дәваланырга мөмкин, дигән сүз. Иминиятләштерелгән русияләргә медицина ярәме күрсәтү өчен икенче ярты еллыкта фондка 65,4 млрд сум кирәк, тагын 60 млрд сум эшчеләрнең хезмәт хакын компенсацияләүгә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә китәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгы ел ахырына кадәр авырырга мөмкин кешеләр саны турындагы фаразны башка илләрдәге санитар-эпидемиологик хәлне һәм вакциналанган, авырып терелгән кешеләрнең санын күз уңында тотып ясаган. Министрлык искәртүенчә, вакциналанган кешеләр саны арткан очракта, авыручылар азрак булырга да мөмкин.
Быел беренче яртыеллыкта Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәме өчен 218 миллиард сум тоткан, аның 208,8 миллиарды авыруларны хастаханәләрдә дәвалауга киткән. COVID–19 диагнозлы бер пациентны Русиядә дәвалау беренче яртыеллыкта 135,4 мең сумга төшкән. Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, дәвалау чыгымнарына мөһим медицина процедуралары, дарулар кергән.
Рәсми саннарга караганда, пандемия башланганнан бирле Русиядә 6,7 млн кеше коронавирус йоктырган, 177,6 мең кеше үлгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!