Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан соң хәтер начарланды, хәл китә, депрессия. Нишләргә?


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, COVID-19 белән авырган ун кешенең берсе постковид синдромыннан интегә. Алар ис, тәм тоймый, тиз арый, депрессиядән азаплана. Кешеләргә реабилитация узу мөмкинлеге чикләнгән.

Коронавирус чигенми. Русиядә вакциналау кампаниясе авыр бара, вакцина ясатучылар саны да шикле, чөнки кешеләр аны ясатыр урынга сертификатны сатып алуны кулай күрә. Кешеләр чирләвен дәвам итә, хастаханәләр тулы. Табиблар көче белән кешеләр аякка бастырыла, әмма алар урынына башкалар кереп ята. Бер ел ярым эчендә табибларда коронавирустан дәвалауның стандарты барлыкка килде. Төрле илләрдә ул аерылырга мөмкин, препаратларның исемлеге дә төрле була ала, әмма күп очракта бер гомум стандарт нигезендә эш ителә. Әмма чирнең икенче ягы да бар. Кеше терелдем дип хастаханәдән чыга, вирус юкка чыга, әмма анан соң башка чирләр барлыкка килә.

Казанда яшәүче эшмәкәр Гөлназ Мөхәммәди бер ай элек коронавирус белән Киров районының 2нче хастаханәсенә эләгә, ике атнага якын ятып чыга. Әлеге көнгә кадәр үзенең хәлен бик үк яхшы түгел дип тасвирлый.

Гөлназ Мөхәммәди
Гөлназ Мөхәммәди

"Хастаханәдән чыккач беренче атна бөтенләй авыр булды. Аякларым тыңламады, нәрсәдер ялгап куйган кебек. Хәл юк, ятып кына тордым. Аннары чәч коела башлады. Хәтер бик начарланды. Кешеләрнең исемнәрен онытам. Хәтер каткан кебек. Эшләргә тиешле эшне дә онытып җибәрәм, һич искә төшми. Бәлкем хәтер кайтыр, кем белә.

Табиблар бернинди киңәш бирмәде, чөнки бик арыганнар иде. Бернинди реабилитация юк

Витаминнар эчәм. Үпкәләрдә 25% зарарлану белән чыктым. Озак кына ютәл белән интектем. Сулау авыр, андый проблем күпләрдә була. Чыкканда табиблар да бернинди киңәш бирмәде, чөнки бик арыганнар инде алар да. Бернинди реабилитация юк. Поликлиникада табиблар белән проблем, иң өске катта утыралар, махсус качырып утырткан кебек. Табиблар аз, коридорда авырулар тезелеп утыра", дип үзенең халәтен сурәтли Гөлназ.

Коронавирус белән чирләүчеләрнең күпчелеге хәл китү, тиз ару, баш, буыннар авырту, йөрәк тибеше ешаю, ис, тәм тоюлар кайтмау, еш кына депрессив халәт, хәтер начараю турында әйтә. Бу исемлекне дәвам итеп була. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мондый симптомнарны постоковид синдромына бәйли. Бу халәт бер айдан өч айга кадәр дәвам итәргә мөмкин диләр.

Постковид синдромы табиб һәм галимнәр тарафыннан әле өйрәнелә генә. The Lancet медицина журналында басылган тикшеренү шуны күрсәткән: COVID-19 белән чирләүчеләрнең (җиңелчә формада чирләүчеләр сайлап алынган – ред.) 9 процентында авыр сулау ачыкланган, 12 проценты ис сизми башлаган, сораштыруда катнашучыларның 11 проценты ризык тәмен тоймаган, 10 процент кеше тиз арыганлыгы, хәл китүе турында әйткән. Һәр өченче кеше мондый симптомнар чирләгәннән соң 7 айдан соң да саклана дигән.

Постковид синдромы бар, аның симпомнары билгеле, әмма аны ничек дәваларга – рецепт юк. Бу дөнья буйлап шулай. Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны кичергән пациентларга реабилитация уздыруда киңәшләр чыгарды, әмма бу вакытлыча киңәшләр. Күп очракта табиблар үзләре дә постковид синдромы белән нишләргә икәнен белми. Кешеләрнең күбесе бу синдромнан хәбәрдар түгел. Кеше авырый, аны дәвалыйлар, хастаханәдән чыккан кеше ничек эш итәргә, дәвалануны ничек дәвам итү турында берни белми. Реабилитация үзәкләре күп очракта юк. Булганнарына да барысы да эләгә алмый. Казанда COVID-19 белән чирләүчеләр өчен реабилитация программы 7нче хастаханәдә оештырылган. Чаллыда һәм Әлмәттә коронавирустан соң тернәкләнү курсын ветераннар өчен һоспитальләрдә узарга мөмкин.

Рөстәм Насретдинов – Әлмәтнең район хастаханәсе пульмонологы, беренче көннән үк коронавирустан чирләүчеләр белән эшли. Ул коронавирусны җиңдек дип булмый, чөнки ул кешенең бөтен организмына зарар китерә дип саный. Табиблар вирусны кешенең организмында юкка гына чыгара, ул башка тән әгъзәларын агулап өлгерә. Кешенең тернекләнүе авырлаша, озакка сузыла һәм һәр кешенең организмы үзенчәлекле булганга күрә төгәл бер генә рецепт биреп булмый, һәр очракны аерым карарга кирәк, ди ул. Коронавирус шуның белән дә куркыныч – аның кайдан, ничек бәреп чыгуын чамалап булмый.

Рөстәм Насретдинов, фото авторы - Салават Фәтхетдинов
Рөстәм Насретдинов, фото авторы - Салават Фәтхетдинов

"Постковид синдромы бар, чир, кызганыч, үпкә, сулау органнарына гына зарар китерми, ул йөрәк-кан, нерв, ашказан системына да бәрә. Эндокрин системы да начар эшли башлый. Ягъни коронавирус белән авыргансыз икән, вирус организмны агулап чыга. Һәр кешенең организмы үзенчә кичерә чирне. Кемгәдер нык бәрә, кемгәдер азрак. Әмма коронавирус белән авыручылар барысы да нәрсәгәдер зарлана. Көч юк, тиз арыйм ди күпләр, кинәт кенә температура күтәрелү һәм төшүе күзәтелә, паник атакалар, йокысызлык, эч пошулар, кешенең эшкә күңеле ятмый, эмоциональ ягы да какшый: бик тиз кыза, үпкәли, елыйсы килә... Болар барасы да – постоковид синдромы күрсәткечләре. Стационарда яткан кешеләрдә психологик травма. Чирлеләр барысы да бергә ята, үлем белән яшәү арасында яткан кешеләрне күреп, мин исән калламы дип уйлана, аны курку били. Иртәгә начар буламы, әллә аякка басаммы дип өзгәләнә. Яхшы гына терелеп килә, аннары кинәт хәле начарая. Шуңа да күңелдә гел шомлык. Бу – психикага зур басым", дип сөйли доктор Насретдинов.

Күпчелек постковид синдромы белән интегә, аларга ярдәм итеп өлгереп булмаганны ул да раслый. Кешеләргә ярдәм итәр өчен элементар белгечләр җитми. Авыручылар күп, табиблар аз. Республикада реабилитация үзәкләре җитми.

Постковид синдромының озынлыгы төрле, кемдәдер ике атна, кемдәдер ул сузыла

"Постковид синдромының озынлыгы төрле, кемдәдер ике атна, кемдәдер ул сузыла. Монда комплекслы карау кирәк. Пульмонолог кына түгел, эндрокринолог, психиатр да кирәк, ял итү, эш графигын да җайларга кирәк. Җиңелрәк эшкә күчәргә кирәк тә бит, әмма чынбарлыкта моңа ирешү авыр. Шуңа без мөмкин кадәр озаграк "больничный"да булырга кирәк дибез, аны озайтып була.

Әлбәттә, иң яхшысы – шифханәгә бару. Организмның кайсы системына зарар күбрәк тигән, шуны карагыз. Кан-йөрәк тамыр системы начар икән, шул юнәлешетә эшләүче шифаханәне сайларга кирәк, сулау органнарында проблем икән, шунсын. Беренче чиратта терапевт белән сөйләшергә кирәк, ул дәвалану кайсы юнәлештә барганын билгеләргә тиеш. Һәркем аерым шәхес, һәркем – аерым тарих, димәк дәвалану да индивидуаль. Монда күп очракта аерым юнәлеш буенча эшләүче табиблар кирәк, "тар өлкәдә белгеч" дибез аларны. Бер проблем бар: алар бик аз, аларга эләгү авыр. Булган барлык белгечләр фронттагы кебек ковидка каршы көрәшкә җигелде. Бу проблем чыннан да бар.

Постковид белән шөгыльләнүче аерым белгечләр юк әлегә. Дөнья мондый хәл белән беренче тапкыр очрашты. Әмма реабилитация үзәкләрендә бер кешене терапевт та, психиатр да, эндрокринолог та, кардиолог та карый. Бер урында төрле белгечләр булса, кешене аякка бастыру тизрәк булыр иде", ди Насретдинов.

Табиб авыручыларның үзләренә игътибарлы булырга кирәк дип әйтә. Халәтне күзәтү, сизгер булу мөһим һәм вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итүне кичектермәскә киңәш итә. Ул Азатлыкка терлекләнү нигезләрен аңлатты.

"Беренче чиратта ял итәргә кирәк. Аңлагыз, сезнең организм авыр стресс кичерде, бу – бик катлаулы чир. Организм көрәште, ул арыды, иммунитет түбәнгә тәгәрәде. Күңелдә дә бушлык, кешене курку биләп ала. Хисләр сикерә, бер яктан кеше терелеп чыктым дип куана, икенче яктан курку беркая да китми. Кеше бит чиргә кадәр булган халәтен кайтарырга тели, сәламәтлеге өчен борчыла. Моның өчен кеше үзенә үтә дә игътибарлы булырга тиеш. Хастаханәдән чыктым да эш бетте түгел. Күбрәк йөрергә кирәк, көн саен әкренләп тизлекне дә, араны да арттырга кирәк. Иртән дә, кич тә йөрегез. Бу – иң кечкенә физик күнегү. Саф һавада булу мөһим. Суларга кирәк. Әллә нинди зур сер ачмыйм, әмма суны күбрәк эчәргә кирәк. Ашауга килгәндә, төрле ризык ашасагыз, өстәмә витаминнар да кирәк түгел. Баланслы ашау режимын контрольдә тотканда микроэлементлар, витаминнар керә ул организмга. Әмма кешенең организмы эштән чыккан икән, ә андый хәл булырга мөмкин, нутрициологлар белән витаминнар турында киңәшләшергә кирәк.

Минем күзәтүләргә караганда, вакцина ясаучылар чирне җиңелрәк уздыра

Реабилитация ул күп кырлы булырга тиеш. Физиотерапия дә, физик культура да, сулау да керә. Кеше баштан азагына кадәр аңа нәрсә кирәклеген белеп эш итәргә тиеш. Йокы мөһим, бу – иң нәтиҗәле дару. Кешенең йокысы яхшы икән, ул тизрәк сәламәтләнә. Йокы режимын бозмагыз. Әмма онытмагыз: бу вирус безнең белән калачак, ул мутацияләнәчәк, беркайда да юкка чыкмаячак, бүген авырмасыгыз, ул кайчан да булса сезне "тотачак", шуңа иң дөрес юл – вакцина ясату. Вирус бар җирдә дә бар, кешегә йоктырганын кеше белмәскә дә мөмкин, яшеренеп калу бик авыр. Мин берсен дә кыстамыйм, кеше үзе хәл итә, әмма минем күзәтүләргә караганда, вакцина ясаучылар чирне җиңелрәк уздыра барыбер", дип сөйләде ул.

Табиб Әлмәт хастаханәсе буш тормый дип әйтте, әмма авыручыларның саны узган елдагы кебек сентябрь урталарында артачагын фаразлады. Балалар бакчалары, мәктәпләр, уку йортлары балалар, студентлар белән тулачак, оешмалар да тулы көчкә эшли башлый. Яллар бетә, кешеләрнең бер өлеше чит илләрдән кайтачак, кешеләр бер-берсенә йоктыра башлый. Узган ел нәкъ шулай булды. Насретдинов әйтүенчә, Әлмәт хастаханәсендә ятучыларның 5 процентны – вакцина ясатучылар, калганнары вакцинасыз кешеләр. "Вакцина ясатучылар хастанәдә бар, әмма алар арасында авыр хәлдә ятучылар бик аз. Без башка штаммнар белән очрашабыз, мутация дә бар бит. Без һәрвакыт яңа чиргә каршы көрәшәбез булып чыга", диде ул Азатлыкка.

Ә әлегә коронавирус белән чирләп чыгучылар Русия сәламәтлек саклау министрлыгына петиция яза. Алар постковид синдромыннан интегүчеләргә ярдәм итүне, алар өчен реабилитация үзәкләрен булдыру сорый. Петицияне 35 меңләп кеше имзалаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG