Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ялган вакцина сертификатлары 2-6 мең сумга сатыла


Татарстанда ихтыяри-мәҗбүри вакциналаштыру сәясәте кара базарның чәчәк атуына китерә.

Татарстанда ковидка каршы вакцина ясату турында сертификатларны Telegram каналлар һәм хастаханәләрдә табиблар аша сатып алып була. Азатлык кара базарның ничек эшләвен өйрәнде.

Русиянең башка төбәкләрендә мәҗбүри вакцина кертелгәндә Татарстанда ул ихтыяри-мәҗбүри төсмер алды. Роспотребнадзор 47 оешмага мәҗбүри вакцина ясату турында фәрман чыгарды. Таләпне үтәмәгән оешмаларны штрафка тартачаклар. Шулай ук бюджет оешмаларында мәҗбүри-ихтыяри вакцина кадату эше алып барылуы сер түгел. Бу шартларда Татарстанда кара базар чәчәк ата башлады. Вакцина ясатырга теләмәгән кешеләргә ялган вакцина сертификатлары тәкъдим ителә.

Кара базар Татарстан хастаханәләренә дә үтеп керде. Ялган сертификатларны шәһәрдә дә, районнарда ясатырга мөмкин. Казан янында яшәүчеләр район үзәк хастаханәсендә 2500 сумга сертификат тәкъдим ителүен сөйләде. Казанның үзендә арзангарак та табарга мөмкин. Ләкин сертификат ясаучы табиблар һәм шәфкать туташлары телефон аша бу хакта сөйләшүдән баш тарта. Документны бары күрешеп, яки таныш аша сөйләшеп кенә эшләтергә була.

Азатлык хәбәрчесе дә танышы аша бер табиб белән күрешеп сөйләште. Аның исем-фамилиясе һәм кайсы хастаханәдә эшләвен язмыйбыз. Әңгәмә барышында ул куркып кына сөйләште. Бу мәсьәләнең бик җитди тикшерүгә алынуы һәм бу хакта сөйләү үтә куркыныч булуы турында кисәтте. Шул ук вакытта ул вакцина ясатучыларның яртысыннан күбрәге коронавирус йоктырып авыруын әйтте. Ягъни вакцина гына коткара алмый дияргә теләде.

— Вакцина сертификаты күпмегә төшә?

— Һәр доза 1 мең сум. Ике мең була инде.

— Ул "Госуслуги" сайтында күренәме?

— Әйе. Барысы да тиешенчә эшләнә. "Госуслуги"да беренчесе дә, икенчесе дә чыга. Аннары сертификат бирелә.

— Медицина оешмасына килергә кирәкме?

— Юк, килмисең.

— Вакцина ясатырга ярамый дигән кәгазь (медотвод) ясый аласызмы?

— Медотводны ясавы җиңел. Ләкин ул 6 айга гына исәпләнгән һәм аны барлык оешмалар да кабул итми. Мәсәлән, онкология булганда ул үтә. Ә менә хәзер оешмаларда аны уздырмаска кушалар.

Әңгәмә озакка бармады. Табиб ныклап уйларга киңәш итте. Шул очракта эшләргә вәгъдә ителде.

Ялган сертификатларны иң күбе интернетта тәкъдим ителә. Роскомнадзор мондый сайтларны томалап утырса да, тәкъдимнәр җитәрлек.

Русия куәт структураларының контролендә булмаган дип саналучы Telegram каналларда ялган сертификатлар табу - иң җиңеле. Беренче итеп "КУПИТЬ🔥СПРАВКУ🔥 КАЗАНЬ" дип аталган төркемгә юлыгасың. Анда 200дән артык кеше утыра. Модератор белән сөйләшү барышында аларның бөтен Русия һәм Украина буйлап эшләве билгеле булды. Казан хастаханәләренең мөһере сугылган сертификат та бирүләрен әйттеләр.

— Казан хастаханәсе мөһере белән сертификат ясатып буламы?

— Әйе, Казанныкын.

— Әгәр дә сертификатны тикшереп, хастаханәгә мөрәҗәгать итсәләр?

— Барысы да базада булачак. Рәсми эшләнә.

— Ә кайсы медицина оешмасының мөһере сугылачак?

— Йә сезнең яшәгән урында теркәлгән сырхауханәдә, йә үзегез әйткән оешманыкын сугарбыз.

— Мөһерне сырхауханәдә сугачаклармы?

— Әйе. Сертификат әзер булачак, сезгә бернәрсә дә эшләргә кирәкмәячәк.

Сертификат тәкъдим итүче әңгәмә барышында вакцина турындагы белешмә кәгазе "Госуслуги" порталына кертеләчәген, QR коды булачагын, кирәк икән, инглиз телендә дә ясалачагын белдерде. Андый сертификат 6 100 сум тора. Шулай ук ПЦР-тестлар да ясыйлар. Аның да бәясе шактый кыйбат – 3 600 сум. Алдан түләп куйгач, бер сәгать эчендә электрон өлгесен җибәрәләр. 3 көн эчендә курьер аша кәгазь вариантын тапшырырга вәгъдә итәләр. "Госуслуги"да да 3 көн эчендә барлыкка килергә тиеш дип ышандыралар.

Икенче Telegram каналда вакцина сертификатларын 5 800 сумга ясарга тәкъдим иттеләр. Алар Казан хастаханәләрендә үз кешеләре булуын сөйләде.

— Хастаханәгә мөрәҗәгать итеп тикшерсәләр?

— Анда безнең үз кешебез бар.

— Казанның кайсы медицина оешмасының мөһере сугылачак?

— 12нче хастаханә.

— Ничек түләргә? Курьерга бирергәме? Әллә алдан түләргәме?

— Безнең хезмәтнең эше күп булу сәбәпле, без алдан түләп кую шарты белән эш итәбез. Сертификат ясалыр һәм реестрга кертелер алдыннан 50 проценты түләнергә тиеш. Калган өлеше кәгазь әзер булгач картага түләнә. Курьерларга акча бирү тыелган, диделәр әлеге Telegram-каналда.

Шул ук вакытта бу гади алдау юлы да булырга мөмкин. Алдан акча түләп куеп ахыр чиктә сертификатсыз калуың ихтимал.

Мәскәүдә ялган вакцина сертификатлары һәм ялган ПЦР-тестлар ясауга бәйле 55 җинаять эш ачылган. Татарстанда әлегә күпме эш ачылганы билгеле түгел. Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайтында бары COVID-19га каршы вакцина ясату турында ялган сертификат өчен җаваплылыкка тарту турында кисәтү хәбәре генә урнаштырылган. Мондый документны ясаучыларга иң күбе ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. Сатып алучыларга исә ярты елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Ялган документ белән йөрүче вирус тараткан дип табылса, аңа санитар-эпидемиологик кагыйдәне бозган өчен җәза каралачак. Бу зур штраф яки төзәтү эшенә җибәрү булырга мөмкин. Әгәр дә аның аркасында башка кешенең гомере өзелсә, биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG