Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чирлеләргә урын җитми, авырулар коридорда ята". Түбән Кама хастаханәсендәге хәлләр


Алия Ихсанова
Алия Ихсанова

Коронавирустан авыручылар белән тулы палаталар һәм коридор, палатага әйләндерелгән ординатор, процедура бүлмәләре һәм ашханә, берничә дистә авыруга ике табиб. Коронавирустан авыручылар саны арта, ә хакимият вакцина ясатуны оештырып бетерә алмый.

Экология белгече Алия Ихсанова Согуд Гарәбстанында яши. Ун көн элек ул гаиләсе белән җәйгә Татарстанга кайткан. Кайту белән диярлек Түбән Кама инфекция хастаханәсенә коронавирус диагнозы белән эләккән. Алия Азатлыкка Русиядә пандемиягә каршы иминлек чаралары, Татарстанда медицина дәрәҗәсе һәм табибларның хезмәте турында сөйләде.

Алия Мәскәү һава аланында ук үзен начар хис итә башлаган, әмма китәр алдыннан өч көн йокламау сәбәпле, балалар белән ыгы-зыгыда очкычка соңга калып тәмам аруга сылтый ул авыр хәлен. Башта Казанга, аннары әти-әнисе янына Кама Аланына кайта. ПЦР тестлар киткәндә дә, кайткач та бирелә. Кайткач ике тест та вирус юк дип күрсәтә. Әмма кайту белән Алия югары температура белән интегә. Ике кызында да шул ук хәл. Табибны өйгә чакыралар, ул бронхитка охшата, дарулар язып бирә.

Түбән Кама инфекция хастаханәсе
Түбән Кама инфекция хастаханәсе

— ПЦР тестлар юк дип күрсәткәнгә алар коронавирус булуга ышанмады, минем тирәмдә булган кешеләр дә берсе дә авырмады, кайда эләктергәнмен – чамаламыйм, чөнки Согуд Гарәбстанында битлек режимы җитди, 1,5 метр ара булмаса, зур штраф һәм кешеләр дә дисциплина саклый, — дип сөйли Алия. — Бер көн эчендә Мәскәүнең Домодедово, Шереметьево һава аланында булырга туры килде, битлек киючеләр дә, дистанция саклаучылар да юк. Без чигенеп карыйбыз, әмма кешеләр барыбер якын итеп килеп баса, чиратларда кешеләр өелеп тора. Анда чир эләктермәү мөмкин түгел.

Биш көндә температура узмагач, сулау да авыр була башлагач, үзем Кама Аланындагы хастаханәгә бардым. Һәр хастаханәдә чирләүчеләр өчен аерым ишекләр бар, аннан файдаландым. Терапевт карады. Компьютер томографиясе (КТ) аша үпкәләремне карауны үтендем. Әмма районда КТ аппараты юк булып чыкты. Үпкәләрдә чыннан да проблем бар иде. Минем өчен табиб курыкты һәм Түбән Камага җибәрергә карар итте.

"Кызыл зонага" аерым ишек аша керәсе
"Кызыл зонага" аерым ишек аша керәсе
Син кыланып кына йөрисең, бар, кайт та дәвалан

Мине шәһәрнең инфекция хастаханәсенә алып килделәр. КТ нәтиҗәсе – үпкәләрнең 20 процентына зарар килгән. Мине шунда ук салырга дигән карар чыгарылды. Дөрес, барысы да ал да гөл, барысы да чирле кеше тирәсендә йөгереп тора дип әйтеп булмый. Мине кабул иткән табиб, мәсәлән, "Син кыланып кына йөрисең, бар, кайт та дәвалан" дип дорфа сөйләде, кайбер документларым да кулда булмаганга мине "сукбай хатын" дип атап тупас сөйләште. Танышларыма шалтыраткач кына кешечә мөнәсәбәт булды.

Алия Ихсановага коронавирус диагнозы куелган. Алты катлы бинада берничә катка төрле авыру дәрәҗәсендәге чирлеләрне урнаштыралар. Хастаханәнең югары катларында авыр хәлдәгеләр ята, "кызыл зонага" аерым ишек аша керәсе, чыгасы. Түбәндәрәк үз аякларында йөрүче, чагыштырмача җиңелрәк формада авыручылар ята. Алия дүртенче катта дәвалана. Аның сүзләренә караганда, соңгы атналарда авырулар саны арткан. Бу палаталарда урын җитмәүдән үк беленә. Авыруларның кайберләре коридорда ята.

Авыруларның кайберләре коридорда ята
Авыруларның кайберләре коридорда ята

Хастаханәнең ашханәсе юк, аны алты кешелек палатага әверелдергәннәр. Табибларның ял итү бүлмәсе дә, ординатор, процедура бүлмәләре дә палатага әйләндерелгән. Табиблар белән шәфкать туташларына чишенеп-киенеп алырлык бер бүлмә генә. Бу – барысы да әңгәмәдәшебез яткан дүртенче каттагы хәлләр.

— Кеше дәваланып чыга икән, аның урыны буш тормый. Шунда ук башка кешене кертеп яткыралар. Түләүле палатада ятам дисәң, ул юк. Урыннар җитми, караватлар коридорга да куела. Палаталарда кайда алты кеше ята, кайда дүрт, җиде кеше ятучы да урыннар да бар. Бер төн эчендә безнең катка 10 кешене алып килделәр. Өске катта авыр хәлдәгеләр ята, аларның хәле яхшыра икән, аскырак катка төшерәләр. 5нче, 6нчы катта катта реанимация. Анда керү тыела.

Ашханәне алты кешелек палатага әверелдергәннәр
Ашханәне алты кешелек палатага әверелдергәннәр
Медицина бер яктан бушлай, икенче яктан хастаханәдә ремонт юк, кирәкле аппаратлар да, хезмәткәрләр дә җитми

Бу хастаханә тулысы белән "инфекционка"га әйләнгән, ике кардиология бүлегеннән берсе генә калган. — дип сөйли Алия. — Безнең катта ике табиб, ике шәфкать туташы эшли. Бер ярдәмче хезмәткәр, ул юа, чистарта, ашны да ул алып килә. Көндез барыбыз өчен дә бер табиб, төнлә ике табиб. Күренеп тора – персонал җитми, әмма алар барыбызга да игътибарлы, эшләрен төгәл башкаралар. Алар да арый, әмма сиздермиләр. Дәваланучылар арасында да төрле холыклы кешеләр бар бит. Алар көн дәвамында махсус киемдә йөри. Күнектек диләр.

Препаратлар юк, үзегез алып килегез дип әйтүчеләр булмады. Барысы да бар иде. Авыручылар күп, моны чыгарабыз, моны кертәбез дигән әйбер юк. Кимендә ун көн ята кеше, кешеләр өйгә кайтам дип ашкына, әмма кан куерып үлеп китүчеләр дә булганга күрә хәзер озаграк күзәтәләр. Төгәл барысы да ышанычлы булса гына җибәрәләр. Өстәге катта хәлләрне белмим, әмма реанимациядән төшеп безнең коридорда ятучы бер хатын сөйләвенә караганда, үлеп китүчеләр дә шактый. Үзем күрмәдем, әйтә алмыйм.

Хастаханәдә ятучылар арасында урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар
Хастаханәдә ятучылар арасында урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар

Хастаханә чиста, ашау белән минем проблем өчен, ризык хәләл түгел, шуңа сайланып ашыйсың. Палаталарда кулюгыч бар, җылы су да бар. Ә бәдрәфләр гомум, ишекләр ябылмый. Караватлар белән дә проблем, алар элеккеге "койка"лар. Коронавирус белән авыручыларның корсакларына укол ясала һәм озак вакыт корсакта ятарга кирәк. Корсакка ята кеше, идәнгә кадәр асылынып төшә астагы пружина. Медицина бер яктан бушлай, икенче яктан күренеп тора, хастаханәләрдә ремонт юк, районнарда кирәкле аппаратлар да, медицина хезмәткәрләре дә җитми.

Алия Ихсанова Азатлыкка сөйләвенчә, хастаханәдә ятучылар арасында урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар. Араларында "Спутник" вакцинасын ясатучылар да бар. Ихсанова сораштырган кешеләрнең күбесе – вакцина кадатып өлгермәүчеләр. Алия үзе дә вакцина ясатмаган, ире Pfizer препаратын кадаткан. Үзен вакцинага каршы дип санамый, препаратның сынауларның бөтен этаплары үтүен көтәм, дип аңлатты Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG