Матбугат чараларын һәм журналистларны "ят агент" медиа исемлегенә кертүгә каршы митингны Мәскәү мэриясе килештермәгән. Хакимият пандемия сәбәпле шәһәрдә күмәк чараларның тыелуына сылтанган.
4 сентябрьдә узарга тиеш митинг урынына бәйсез журналистлар һөнәр берлеге Русия һәм Мәскәү шәһәр думасына намзәтләрнең берничәсе белән "матбугат чараларының иреге мәсьәләләре һәм репрессив кануннар кабул итүнең нәтиҗәләре турында фикер алышу өчен" сайлаучылар очрашуы үткәрергә ниятли. Хәзерге канунга яраклы мондый очрашулар аерым рөхсәт таләп итми.
Шулай ук оештыручылар "уртак эшчәнлек турында килешү һәм саклану юллары турында фикер алышу өчен" 2 сентябрьдә матбугат хезмәткәрләре һәм юристлар белән очрашу уздырырга җыена.
Журналистлар һәм матбугат чаралары хезмәткәрләренең бәйсез һөнәр берлеге "ят агентлар" кануннарына каршы митинг уздыру хакында белдерүне атна башында җибәргән иде.
Соңгы биш айда юстиция министрлыгы "Медуза", Insider, "Первое антикоррупционное СМИ", VTimes, "Важные истории" басмаларын, "Дождь" телеканалын һәм кайбер журналистларны "ят агент" медиа дип таныды. Ә Роскомнадзор "Баш прокуратура таләбе белән" "Открытые медиа", "МБХ-медиа" басмаларының сайтларын томалады. "Проект" басмасы исә, "теләнмәгән оешма" буларак танылды.
"Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы да кертелде.
22 августта Лубянкадагы ФСБ бинасы янында журналистлар хезмәттәшләрен яклап пикетларга чыкты. Полиция 12 кешене тоткарлады, аларга ачык чаралар уздыру кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмәләр төзелде.
23 августта Казанда "Сота" хәбәрчесе Наилә Муллаева "Дождь" телеканалына теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!