Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" каналы баш мөдире барлык "ят агент" медиа мәнфәгатьләрен якларга ниятли


Наталья Синдеева
Наталья Синдеева

Моннан тыш, 27 августта Русиянең кайбер басмалары Кремльдән бәйсез журналистларны яклап Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать белән чыкты. 

"Дождь" телеканалының баш мөдире һәм уртак хуҗасы Наталья Синдеева Facebook сәхифәсендә Русия хакимиятләренең үзе җитәкләгән матбугат чарасын "ят агент" дип табуына карата зур шәрехләмә язган.

Синдеева "Дождь"ны "ят агент" дип танымавын белдергән. Журналистларны, редакцияләрне тулаем "ят агент" дип игълан итергә мөмкинлек бирүче канунны исә "әшәке" һәм абсурд" дип атаган.

"Ят агент ул башка дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә торган кеше яки оешма була. Минем дә, безнең дә башка бер дәүләтебез юк. Без эшчәнлегебезне бары тик Русиядә дәвам итү өчен эшлибез, яшибез, акча эшлибез. Ватандашларыбыз, русияләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Конституциядә язылганча, алар сүз иреге хокукына ия", дигән Наталья Синдеева. Шулай ук, "ят агент" дип табылган барлык матбугат чараларының мәнфәгатьләрен яклаячагын белдергән.

27 августта Русиянең кайбер басмалары Кремльдән бәйсез журналистларны яклап, Русия президенты Владимир Путинга, ФСБ мөдире Александр Бортниковка, эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка, дума рәисе Вячеслав Володинга һәм башка түрәләргә ачык мөрәҗәгать белән чыкты.

Журналистлар матбугат чараларына, аларны нәшер итүчеләргә һәм физик затларга теләнмәгән оешма һәм "ят агент" тамгалары бирү карарларын яңадан карауны, хәбәрчеләрне эзәрлекләүне туктауны таләп итә.

Мөрәҗәгатьнең тулы текстын, аерым алганда, "Новая газета" сайтында укырга мөмкин.

  • Августта Русия юстиция министрлыгы "Дождь" телеканалын "ят агент" дип танылган башка матбугат чараларының язмаларын кулланганы өчен "ят агентлар" реестрына кертте.
  • Моңа кадәр "ят агент" реестрына Кирмән контролендә булмаган башка күп кенә матбугат чаралары кертелде. "Медуза", "МБХ медиа", "Открытые медиа", "Важные истории", "Проект" һәм башкалар. Берничә журналист та "ят агент" дип табылды. Реестрга кертелгәннән соң, МБХ медиа" һәм "Открытые медиа" үз эшчәнлеген туктатты.
  • Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы кертелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG