Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" телеканалы "ят агент" медиа исемлегенә кертелде


20 августта барлыгы ике матбугат чарасы һәм җиде журналист "ят агент" медиа дип танылды.

Русия юстиция министрлыгы "Дождь" телеканалын "ят агент" медиа реестрына керткән. Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, "Важные истории" сайты, аның мөхәррире Роман Анин һәм журналистлар Роман Шлейнов, Олеся Шмагун, Дмитрий Великовский, Алеся Мараховская һәм Ирина Долинина эләккән. Моннан тыш, бу реестрга бүген Степан Петров кертелгән.

Тәүлек әйләнәсенә эшләүче "Дождь" мәгълүмат телеканалы идеясе белән 2007 елда Наталья Синдеева чыкты. Вера Кричевская, Ольга Попкова һәм Ольга Захарова белән алар каналны оештыруга тотына һәм ул 2010 елда эшли башлый.

2011 елда "Тэфи" бәйгесендә махсус бүләк ала. 2012 елда "Дождь" телеканалы федераль дәрәҗә алу өчен Русия дигитал телевидениесының икенче мультиплексына керү бәйгесендә катнаша. Ләкин анда эләгә алмый.

2016 елда "Дождь" Роскомнадзорга чит илдән финанслану турында мәгълүматлар тапшыра. 2019 елдан бу хакта каналның финанс хисабында күрсәтелә.

  • Хәзерге вакытта юстиция министрлыгының "ят агент" матбугат чаралары исемлегендә барлыгы 43 атама бар. Аерым алганда, шундый тамга Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең берничә проекты, шулай ук биш Русия ватандашы – физик затка тагылган. Күптән түгел исемлеккә "Медуза" басмасы да кертелде. Исемлеккә кертелгән медиага аерым таләпләр куела, бу таләпләрне үтәү аларның эшен нык авырайта.
  • Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" дип аталучы медиа исемлегенә кертелгән VTimes эшлекле басмасы 12 июньнән ябылачагын белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, ул "оппозиция сәяси медиа" төркемендә эшләргә һәм хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләми.
  • 2021 елның гыйнвар-июнь айларында Роскомнадзор Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектларының журналист материалларын тамгалау таләбен бозуы турында 650 беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәргән. Инде чыгарылган мәхкәмә карарлары нигезендә штрафлар күләме 250 млн сумга җитеп килә. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Хәбәр тулыландырыла.

XS
SM
MD
LG