Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басмалары матбугат чараларын эзәрлекләүгә каршы теләктәшлек чарасы уздыра


Басмалар Русия хакимиятләренә алты таләп белән чыкты. Алар журналистларга кануни эшчәнлек алып барырга комачаулауны туктатуны сорый.

Җомга Русиянең кайбер басмалары, шул исәптән "Новая газета", 7x7, Republic, Wonderzine, Forbes, "Медуза", "Дождь" (соңгы икесе "ят агент" медиа дип танылган) эзәрлекләүләргә дучар булган Кремльдән бәйсез журналистларга теләкәтәшлек чарасы уздыра.

Алар Русия президенты Владимир Путинга, ФСБ мөдире Александр Бортниковка, эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка, дума рәисе Вячеслав Володинга һәм башка түрәләргә ачык мөрәҗәгать белән чыкты.

Журналистлар матбугат чараларына, аларны нәшер итүчеләргә һәм физик затларга теләнмәгән оешма һәм "ят агент" тамгалары бирү карарларын яңадан карауны, хәбәрчеләрне эзәрлекләүне туктауны таләп итә.

Мөрәҗәгатьнең тулы текстын, аерым алганда, "Новая газета" сайтында укырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук полиция һәм Росгвардиянең корреспондентларны кыйнау очраклары телгә алына һәм аларны тикшерү таләп ителә. "Әлеге хәлләр дәүләтнеке булмаган матбугат чараларын юк итү һәм аерым журналистларга басым ясау кампаниясе икәнен күрсәтә", дип саный хат авторлары.

Басмалар Русия хакимиятләренә алты таләп белән чыкты:

  • Русия матбугат чараларын һәм аерым хезмәткәрләрне ят агентлар һәм теләнмәгән оешмалар реестрына кертүдән баш тартырга;
  • "ят агентлар" һәм теләнмәгән оешмалар турында кануннарны кире кагарга;
  • журналистларны кыйнауны туктатырга һәм мондый очракларны тикшерергә;
  • журналистларга каршы ялганга корылган административ һәм җинаять эшләрен тукатырга (аерым алганда дәүләт хыянәтендә гаепләнгән Иван Сафронов эше телгә алына);
  • Русия җинаять кодексының "журналистларның канунлы һөнәри эшчәнлегенә каршы килү" турында маддәсен үтәргә;
  • матбугат чаралары турында канунны һәм нормаль демократик дәүләттә журналистлар хокукларын якларга тиеш булган башка кануннарны үтәргә;

20 августта Русия юстиция министрлыгы "Дождь" телеканалын һәм Латвиядә теркәлгән Istories fonds ("Важные истории" басмасын) "ят агент" медиа реестрына кертте. Шулай итеп хәзер анда 43 юридик һәм физик зат бар. Алар арасында — Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенең берничә проекты һәм Азатлык Радиосының Рус хезмәте белән хезмәттәшлек итүче журналисты. RFE/RL "ят агент" медиа турында канунны репрессив дип саный һәм аны куллануның канунилыгын Русия мәхкәмәләрендә һәм Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсендә шикаять итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG