Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар белгечлеге әзерләү тагын да кими


Башкорт дәүләт университеты

Респуликада татар белгечләре әзерләү елдан-ел кими бара.

Башкортстан югары уку йортларына кабул итүгә йомгак ясар вакыт җитте, аерым уку йортларында кабул ителүчеләрнең исемлеге төзелеп, фәрман булды, кайберләрендә нәтиҗәләр ясалып бетеп килә. Азатлык Башкортстандагы югары уку йортларының татар бүлекләренә кабул итү барышы белән танышты.

БДПУда кабул итү узган елдагыча

Башкорт дәүләт педагогия университетының татар бүлегенә былтыр казна исәбенә 15 кеше кабул ителгән иде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов сөйләвенчә, быел татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлегенә казна исәбенә көндезге бүлеккә кабул итүдә саннар шул килеш калган.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

— Көндезге бүлеккә – 15, читтән торып уку бүлегенә шулай ук 15 кеше алабыз. Имтиханнар 22се башланды, фәрман август ахырында гына була. Шулай да нәтиҗәләр ясарга була. Магистратурага көндезге бүлеккә – 9, читтән торып укуга 13 кеше кабул ителә. Конкурс быел зур, аеруча, читтән торып укуга. Анда 15 урынга 48 кеше гариза тапшырды. Төрлечә әзерлекле абитуриентлар булды. Кемнәрдер югары, кемнәрдер түбәнрәк әзерлекле. Тагын шуны әйтергә кирәк – югары баллылар быел күбрәк Казан федераль университетына киттеләр.
Кабул итү, пандемия сәбәпле, узган елдагы кебек оештырылды. Читтән торып кабул иттек. Уку онлайн булырмы, офлайнмы әлегә әйтә алмыйм, чөнки фәрман булмады. Узган елны беренче курс кына офлайн укыган иде, - диде Насипов.

БДУда татар теле белгечлегенә көндезге бүлеккә кабул итү булмады

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов, авыру сәбәпле, күптән түгел вазифасыннан китте. Аның урынына филология фәннәре кандидаты, доцент Илмира Зарипова сайланды. Яңа уку елында Башкорт дәүләт университетында татар теле белгечлегенә көндезге бүлеккә кабул итү булмады. Бу турыда Азатлыкка Илмира Зарипова сөйләде.

Илмира Зарипова
Илмира Зарипова

— Узган елны көндезге бүлектәге 13 казна урынына 28 кеше гариза биреп, тест бирүдә 18 кеше катнашып, ахырда 8 кеше укырга керде, читтән торып уку бүлегендәге 14 урынга 16 гариза булып, тестта 11е катнашып, ахырда 9 кеше торып калган иде. Шулай итеп һәр бүлеккә бишәр кеше җитми калды. Бу хәл аларның кайберләре Казанга, кайберләре Башкорт дәүләт педагогия университетына китеп барулары сәбәпле булды. Без буш урыннарны кыска гына вакытта тутыра алдык. Ләкин бу хәл быел көндезге бүлекне бетерүгә китерде.

Быел читтән торып уку бүлегенә казна исәбенә 10 урын бүленгән иде, 20 гариза кабул иттек, ягъни конкурс булды, бер урынга ике кеше дәгъва итте. Шулай, узган елгыдан эшләр шәбрәк булды. Шуңа өстәп, акча түләп уку мөмкинлеге дә бар, түләп читтән торып укырга теләүчеләрне октябрьгә кадәр кабул итәбез. Түләүлегә урыннар чикләнмәгән. Уку бәясе 31 мең сум. Көндезге бүлеккә дә түләп уку төркеме җыю мөмкинлеге бар, түләү 110 мең сум. Ләкин бу бик кыйбат, шуңа күрә түләүле көндезге бүлеккә килүчеләр юк.

Узган ел татар белгечлегенә магистратурага көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә гаризалар булмаган иде. Быел читтән торып укуга – 7, көндезге магистратурага 6 кеше кабул ителде.

Узган елдагы проблемнар булмасын өчен, гариза язучыларның һәрберсенең телефонын алып, имтихан көнен алдан хәбәр иттек

Узган елдагы проблемнар булмасын өчен, гариза язучыларның һәрберсенең телефонын алып, имтихан көнен алдан хәбәр иттек. Имтихан көннәрен күчерүчеләр дә булды. Техник сәбәпләрдән берничә кешенең интернет проблемнары булган иде. Аларның имтиханнарын башка көнгә күчердек. Шулай итеп, узган елдагы хаталарга урын калдырмадык, - диде Илмира Зарипова.

Көндезге бүлекне кабат торгызу турындагы сорауга ул: "Киләсе ел башында бу мәсьәләгә кире кайтырга ышандырдылар, өметләнәбез, - дип җавап бирде.

Стәрлетамакта чуашлар татарлардан күбрәк балл белән килә

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендәге татар-чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров казна урынының 2 кешегә кыскартылуын әйтте:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

— Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы татар-чуаш бүлегенә көндез укуга узган ел чуашлар белән бергә 18 урын бүленгән иде. Ничәсе татар, ничәсе чуаш буласы балларга бәйле. Узган ел аның унысы чуаш, сигезе татар булды. Бу чуашларның баллары югарырак булуы турында сөйли.
Быел көндезге бүлеккә 16 урын бүлделәр, ягъни узган елгыдан икегә кимрәк. Ничәсе чуаш, ничәсе татар булыр, әлегә билгеле түгел.

Читтән торып уку бездә түләүле. Елына 35 мең сум тора. Былтыр түләүле читтән торып уку төркемен тутыра алмадык, шул сәбәпле, укуга кабул итү булмады. Бары берничә кеше җитмәгән иде. Быел да 18 урынга 12 кеше генә гариза язды. Әле октябрьгә кадәр вакыт бар, тутырырга тырышабыз. 16 гариза булса, рөхсәт ителә, чөнки 16дан ким булу финанс зыянлы дип исәпләнә.

Узган елны көндезге һәм читтән торып магистратурага казна исәбенә берничә урын бүленгән иде. Быел бушлай магистратура юк. Укырга керергә гариза бирүчеләр шактый булса да, укырга ризалык бирүчеләр кими, чөнки башка уку йортларын сайлыйлар, - диде Илсур Мансуров.

Шулай итеп, татар белгечлегенә урынна ел саен азлап-азлап кимүгә бара.

Башкорт теле белгечләренә ихтыяҗ бар

Башкорт теле белгечләре әзерләүгә килгәндә, кабул итүдә казна урыннары киметелмәгән. Башкорт дәүләт университетының башкорт һәм көнчыгыш телләре белгечлегенә көндезге бүлеккә – 25, читтән торып укуга – 10, башкорт теле һәм тәрҗемә белгечлегенә көндез укуга 15 студент кабул ителә. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт һәм чит тел белгечлегенә көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә бергә 28, башкорт теле һәм әдәбияты белгечлегенә көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә бергә 28 студент кабул ителә. Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә көндезге бүлеккә – 10, читтән торып укуга 10 студент кабул ителә. Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлекчәсендә башкорт-урыс белгечлегенә көндезге бүлеккә 14 студент кабул ителә. Бөре бүлекчәсендә татар төркеме берничә ел элек студентлар җыя алмау сәбәпле, ябылган иде. Башкорт теле белгечләренә ихтыяҗ бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG