Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Мәскәү янында төзәлүче мөселман бистәсен тикшерәчәк


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Моңарчы "Царьград" телеканалы бистә проектын "секта" дип атады.

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Мәскәү өлкәсенең Нечёсово авылында төзелә торган "экобистә" турында медиа чараларында чыккан мәгълүматны тикшерергә кушты. Бу хакта Тикшерү комитетының рәсми сайты хәбәр итә. Тикшерү нәтиҗәсендә тәфсилле хисап ясалачак.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "бер медиа чарасында әлеге бистә дини секта өчен булдырыла дигән фараз әйтелә". Моннан тыш медиа чараларында бу җирлек дини анклав буларак төзелүен һәм якында яшәүчеләргә янаулар булуы язылган.

Бу атна бер төркем медиа чаралары Мәскәү янында "мөселман" һәм "хәләл" бистә төзелеше турында хәбәр итте. Аминовка дип аталган бистә аның оештыручысы, хатын-кызлар өчен мөселман киемнәр бренды хуҗасы Әминә Шабанова исемен йөртәчәк.

Шабанова үзе фикердәшләр яши алган бистә булдырырга теләвен сөйли. Проект инстаграмында бистәнең "югары кыйммәтләр саклануы, сәламәт буын тәрбияләү" максатлары булуы әйтелә, проектның рәсми сәхифәләрендә ислам турында әйтелми. Бистә төзелеше 83 гектар җирдә барырга тиеш, анда мәктәп, балалар бакчасы, гыйбадәт бинасы, тренажер залы, кибет, кечкенә кунакханә төзелеше планлаштырыла.

Бистә турында бер төркем федераль медиа чарасы язып чыкты. Аерым алганда, "Царьград" бистәдә дресс-код булачагын язып, мөселман булмаган кешеләргә анда урын табылачакмы дигән сорау бирә. Башка язмада телеканал бу проектны секта дип атый. "Комсомольская правда" хәбәрчесе исә бистәдә яшәүчеләрне махсус комиссия сайлап ала дип белдерде.

Шабанова медиа язмаларына фикерен белдереп, "кешеләрнең дөрес укымаулары һәм дөрес акцент куймаулары"на гаҗәпләнә. Аның сүзләренчә, бистәдә җирне православ гаиләләре дә сатып ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG