Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерфакс: Навальный сүзчесе Кира Ярмыш Русиядән киткән


Кира Ярмыш
Кира Ярмыш

"Интерфакс" мәгълүматларына күрә, Ярмыш Һелсинкига очкан.

Алексей Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш Русиядән чыгып киткән, дип хәбәр итә "Интерфакс" һәм ТАСС үз чыганакларына таянып. "Ул Русиягә чиктәш дәүләтләрнең берсенә очты", дигән ТАССка хокук саклау оешмаларында эшләүче чыганагы.

"Интерфакс" мәгълүматларына күрә, Ярмыш Һелсинкига киткән.

16 августта Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе "санитар эш" нигезендә Ярмышның ел ярымга иреген чикләде. Прокуратура ике ел сораган иде. Ул 23 гыйнварда Мәскәүдә протест чарасы белән бәйле санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуга котыртуда гаепле дип танылды. Ярмышка кичке уннан иртәнге алтыга кадәр урамга чыгуны, протест чаралары уздыруны, аларда катнашуны һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) рөхсәтеннән башка Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән чыгып китүне тыйдылар. Тикшерү мәгълүматынча, Ярмыш кулга алынган Навальныйны яклап митингларга чакырган һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куйган.

"Наумов, Грицюк и партнеры" адвокатлар коллегиясе адвокаты, юрист Артем Грицюк РБКга Ярмыш Русиядән мәхкәмә рөхсәте белән генә чыгып китә ала иде дип белдергән.

"Бары тик дәвалану өчен генә. Әйтик, Русиядә ясалмый торган берәр операция ясатырга. Гомеренә чынлап та куркыныч янаганда гына. Мәхкәмә карары үтәлмәгән очракта, җәза төре кырыслана, сак астына алу турындагы карарга үзгәртергә мөмкиннәр", дигән Грицюк.

Юридик фәннәр кандидаты Александр Карабанов РБКга әйтүенчә, мәхкәмә карарын үтәмәгәне өчен, Ярышка җинаять эше ачарга һәм ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

3 августта Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальный көрәштәше Любовь Собольнең дә "санитар эш" нигезендә ел ярымга иреген чикләде. Ул да чит илгә чыгып китте.

22 яшьлек мәскәүле Даня Акельгә дә 100 мең сум штраф салынган иде. Прокуратура аны коронавирус йоктырган килеш 23 гыйнварда протест чарасында катнашып санитар-экпидемиологик нормаларны бозуда гаепләде. Акель эше аерым каралды, чөнки ул гаебен таныды.

Акель санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуда турыдан-туры гаепле дип танылган бердәнбер кеше булды. "Санитар эш"тә катнашучыларның калганнары әлеге кагыйдәләрне бозарга чакыруда гаепләнде.

Гаепләнүчеләр әлеге эшне сәясиләштерелгән дип саный. Бу оппозиция сәясәтчеләрен Русия думасына сайлауларында катнаштырмас өчен эшләнә диләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG