Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Любовь Собольнең 1,5 елга иреген чикләде


Любовь Соболь
Любовь Соболь

Тикшерү мәгълүматынча, Соболь кулга алынган Навальныйны яклап митингларга чакырган һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куйган. 

Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальный көрәштәше Любовь Собольне "санитар эш" нигезендә ел ярымга иреген чикләде. Ул 23 гыйнварда Мәскәүдә протест чарасы белән бәйле санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуга котыртуда гаепле дип танылды. Прокуратура ике ел сораган иде.

Собольгә кичке сәгать 10ннан иртәнге 6га кадәр урамга чыгу, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән китү, протест чараларына йөрү тыела. Моннан тыш, ул айга өч тапкыр полициядә теркәлергә тиеш.

Тикшерү мәгълүматынча, Соболь кулга алынган Навальныйны яклап митингларга чакырган һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куйган.

Любовь Соболь гаепләүләрне кире кага. Аның сүзләренчә, полиция протестка аның чакыруы белән чыккан һәм COVID-19 белән авырган бер кеше дә тапмаган.

Моңа кадәр 22 яшьлек мәскәүле Даня Акельгә 100 мең сум штраф салынган иде. Прокуратура аны коронавирус йоктырган килеш 23 гыйнварда протест чарасында катнашып санитар-экпидемиологик нормаларны бозуда гаепләде. Акель эше аерым каралды, чөнки ул ул гаебен таныды.

Акель санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуда турыдан-туры гаепле дип танылган бердәнбер кеше булды. "Санитар эш"тә катнашучыларның калганнары әлеге кагыйдәләрне бозарга чакыруда гаепләнде. Алар арасында Алексей Навальный көрәштәшләре Любовь Соболь, Николай Ляскин, Олег Степанов, оппозиционерның абыйсы Олег Навальный, сүзчесе Кира Ярмыш, "Альянса врачей" (Русиядә "ят агент" дип танылган) башлыгы Анастасия Васильева, Pussy Riot әгъзасы Мария Алехина, муниципаль депутатлар Люся Штейн, Дмитрий Барановский һәм Константин Янкаускас бар. Соңгысыннан гаепләүләр алынды.

Гаепләнүчеләр әлеге эшне сәясиләштерелгән дип саный. Бу оппозиция сәясәтчеләрен Русия думасына сайлауларында катнаштырмас өчен эшләнә диләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG