Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бюджет эшчеләрен тавыш бирергә мәҗбүр итүләре турында шикаятьләр өчен сайт ачылды


Проект авторлары моны “үзе теләгән сәясәтчене сайлау хокукыннан мәхрүм ителгәннәр” өчен ярдәм платформасы дип атый.

31 августтан "Сезнең сайлау" ("Ваш выбор") сайты эшли башлады. Сайт аша бюджет оешмаларында эшләүчеләр үзләрен тавыш бирергә мәҗбүр итүләре турында аноним рәвештә хәбәр итә алачак.

"Үзе теләгән сәясәтчене сайлау хокукыннан мәхрүм ителгәннәр – җитәкчеләре "дөрес" кешене мәҗбүри сайлаттырган укытучылар, табиблар, күпфункцияле үзәк (МФЦ) хезмәткәрләре һәм башкалар өчен ярдәм платформасы бу", дип язды әлеге уңайдан проект авторларының берсе, оппозиция сәясәтчесе Роман Юнеман.

Сайтны кулланылышка чыгарганчы, бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән шикаятьләрне берничә көн алдан телеграм-бот аша кабул итә башлаганнар. Проектны оештыручылар 31 августта кайнар элемтә дә ача. Шалтыратучылар үз хокукларын яклау турында сорый алачаклар.

"Ваш выбор" сайтында әйтелгәнчә, проект бәйсез иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр тарафыннан оештырылган. Белгечләр шурасына сәясәт белгечләре Екатерина Шульман һәм Александр Кынев, "Голос" ( Русиядә "ят агент исемлегенә кертелгән) хәрәкәте рәистәше Григорий Мельконьянц, "Справочник наблюдателя" порталы баш мөхәррире һәм юрист Станислав Рачинский һәм башка белгечләр кергән.

Русиядә Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.

Элегрәк BBC Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" матбугат чаралары яки оешма исемлегендә булганнарга сайлау кампанияләрен яктыртуны тыярга мөмкиннәр дип язган иде.

Русия думасына сайлаулар алдыннан, берничә матбугат чарасы "ят агент" исемлегенә кертелде. Хәзерге вакытта әлеге реестрда 17 оешма һәм 26 кеше исәпләнелә, араларында танылган матбугат чаралары һәм журналистлар да бар.

"Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы да кертелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG