Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агент"ларга сайлаулар турында язуны тыярга мөмкиннәр


"Ят агент" дип танылган "Дождь" телеканалында эш бүлмәсе
"Ят агент" дип танылган "Дождь" телеканалында эш бүлмәсе

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әлеге уңайдан якын араларда ачыклык кертеләчәк дип белдерде.

Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" матбугат чаралары яки оешма исемлегендә булганнарга сайлау кампанияләрен яктыртуны тыярга мөмкиннәр дип яза BBC. "Ят агентлар" турындагы канунда "ят агент" реестрына кертелгәннәрнең "намзәтләрне тәкъдим итү яки сайлауга, шулай ук намзәтнең сайлауларда нәтиҗәләргә ирешүенә ярдәм яки комачау итәрдәй эшчәнлек алып бару хокукы юк", диелгән. Моннан тыш, "ят агент"ларга "сайлау һәм референдум кампанияләрендә башка төрле катнашу" да тыелган.

2020 ел ахырында кертелгән бу канун проектында мондый катгый чикләүләр булачагы планлаштырылмаган иде. Өстәмә төзәтмә быел апрель аенда – Русия думасында икенче укылыш алдыннан гына барлыкка килде һәм беренче мәртәбә быел сентябрь сайлауларында кулланылачак.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтүенчә, әлеге уңайдан якын арада аңлатмалар биреләчәк. Тик белгечләр яз көне кертелгән төзәтмәнең "ят агент" тамгасы алган матбугат чарасына сайлауларны яктыртуны тыячагында шик юк дип белдерә.

  • Русия думасына сайлаулар алдыннан, берничә матбугат чарасы "ят агент" исемлегенә кертелде. Хәзерге вакытта әлеге реестрда 17 оешма һәм 26 кеше исәпләнелә, араларында танылган матбугат чаралары һәм журналистлар да бар.
  • Соңгы биш айда юстиция министрлыгы "Медуза", Insider, , "Первое антикоррупционное СМИ", VTimes басмаларын ят агентлар дип таныды. Ә Роскомнадзор идарәсе "Баш прокуратура таләбе белән" "Открытые медиа", "МБХ-медиа" басмаларының сайтларын томалады. "Проект" басмасы исә, "теләнмәгән оешма" буларак танылды. 20 августта ят агент ресстрына "Дождь" телеканалы, "Важные истоии" басмасы һәм җиде журналист та кертелде. Узган атнада "ят агент"-теркәлмәгән оешмалар исемлегенә сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" иҗтимагый хәрәкәте кертелде.
  • "Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы да кертелгән иде.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG