Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы сигез елда коррупция очраклары рекордлы санга җиткән


Баш прокуратура быел беренче ярты еллыкта 24,5 мең коррупция очрагы ачыклаган. Узган ел белән чагыштырганда Русиядә коррупция 16,5 процентка үскән.

Русия баш прокуратурасы 2021 елның беренче алты аенда 24,5 мең коррупция очрагы ачыклаган. Соңгы сигез елда бу иң зур күрсәткеч, диелә прокуратураның дүшәмбе чыккан "Русиядә җинаятьчелек торышы турында" җыентыгында.

Очракларның яртысын ришвәтчелек тәшкил иткән. Һәр өченчесендә ришвәтчелек 10 мең сумнан да артмаган. Ришвәтне ешрак Пермь һәм Ставрополь краенда, Петербурда алганнар.

Баш прокуратура мәгълүматларына күрә, узган ел белән чагыштырганда Русиядә коррупция 16,5 процентка үскән. Коррупция җинаятьләре китергән зыян күләме дә арткан. 2021 елда – 40млрд сум булган. Бу узган елгыга караганда 7 млрд сумга күбрәк.

Яз көне Баш прокуратура хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренең башка түрәләргә караганда коррупция белән бәйле җинаятьләрне ешрак кылуы турында мәгълүмат биргән иде. Икенче урында – Русия саклану министрлыгы җитәкчеләре.

Бу елның мартында Русия думасы беренче укылышта "ялгыш коррупция" турындагы канун өлгесен хуплады. Документ түрәләрне һәм хокук саклау оешмасы хезмәткәрләрен "аларга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында" кылынган булса, коррупция җаваплылыгыннан азат итәргә тәкъдим итә. Канун проектында әйтелгәнчә, мондый сәбәпләргә табигать бәла-казалары, хәрби гамәлләр, янгыннар, эпидемияләр, террор гамәлләре, шулай ук "физик зат контроленә бәйле булмаган" башка вакыйгалар керә.

Узган елның җәендә Баш прокуратура коррупция көчле булган төбәкләр рейтингын төзегән иде. 2020 елда ачыкланган коррупция очраклары ягыннан Мәскәү шәһәре беренче, Татарстан икенче урынга чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG