Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда христиан күргәзмәләре. "Без үз дини тарихыбызны күрсәтә белмибез"


Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее бинасына эленгән "Казан Изге Ана чиркәве. Яңарыш" күргәзмәсе игъланы
Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее бинасына эленгән "Казан Изге Ана чиркәве. Яңарыш" күргәзмәсе игъланы

Казан музейларында бу көннәрдә "Ватан данына", "Казан Изге Ана чиркәве. Яңарыш" күргәзмәләре эшли. "Урыс миссионерлары" күргәзмәсе әле генә тәмамланды. Азатлык белән сөйләшкән татар галимнәренең кайберләре бу күргәзмәләрне Русия дәүләтенең христиан миссионерлык хәрәкәте дип атый, кайберләре Казанда яңа чиркәү ачылу уңаеннан акча эшләү нияте дип бәяли.

Бу көннәрдә Казан музейларында христиан диненә багышланган күргәзмәләр эшли. Аларның берсендә пасха йомыркалары рәвешендәге фарфор экспонатлар, иконалар тәкъдим ителә, башкаларында урыс миссионерларының дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында алып барган эшчәнлеге турында баннерлар күрсәтелде.

Әйтик, Дзержинский урамындагы Әмир Мәҗитов исемендәге музейда "Ватан данына" ("Во славу Отечества") күргәзмәсе эшли. Бу шәхси күргәзмәне Русия тарихын өйрәнүче энтузиастлар, коллекционерлар һәм меценантлар оештырган. Шулай ук Казан епархиясе биргән архив материаллары да кулланылган.

Мәҗитов исемендәге музейда "Ватан данына" күргәзмәсе
Мәҗитов исемендәге музейда "Ватан данына" күргәзмәсе

Чараны оештыручылар Азатлыкка, бу күргәзмә халыкны агартуны, Русия халыкларының динен һәм традицияләрен өйрәнүне, Русия тарихының бөеклеген күрсәтүне максат итеп куя, дип белдерде.

Күргәзмә ике өлештән тора. Бер өлешендә Икенче дөнья сугышы чорында яшәгән православ дин әһелләре һәм аларның эшчәнлеге турында документлар күрсәтелә. Икенче өлешендә фарфор, пыяладан эшләнгән пасха йомыркалары тәкъдим ителә. Берничә икона да бар, шуларның берсе "Богоматерь Казанская" иконасы.

Бу күргәзмә түләүле, 20 июльдә ачылган һәм 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәҗитов музеендагы күргәзмәдә пасха йомыркалары формасында эшләнгән фарфор экспонатлар
Мәҗитов музеендагы күргәзмәдә пасха йомыркалары формасында эшләнгән фарфор экспонатлар

Казанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда исә "Казан Изге Ана чиркәве. Яңарыш" ("Собор Казанской иконы Божией Матери. Возрождение") күргәзмәсе эшли. Монысы гел диярлек иконалардан гына тора. Араларында кулъязмалар, Казан Изге Ана чиркәве фасадлары өчен ясалган мозаикалар, сызымнар да бар. Күргәзмәдә Милли музей, КФУ китапханәсе, Археология музее, Дәүләт Эрмитажы, Русия дәүләт тарих архивы экспонатлары күрсәтелә.

Бу күргәзмә шактый зур, бик сыйфатлы итеп оештырылган. Түләүле. Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр ачык булачак.

"Казан Изге Ана чиркәве иконасы. Яңарыш" күргәзмәсеннән күренеш
"Казан Изге Ана чиркәве иконасы. Яңарыш" күргәзмәсеннән күренеш

Горький музеендагы "Урыс миссионерлары" күргәзмәсе исә күчмә күргәзмә, Мәскәүдән алып киленгән. Казанда ике атна эшләде, август уртасында башка шәһәргә алып кителде. Музей хезмәткәрләре мондый күргәзмә Казанга беренче тапкыр килде дип әйтте Азатлыкка.

Күргәзмәдә зур баннерларда урыс миссионерларының кайсы гасырда, кайда нинди миссионерлык эшләре алып барулары күрсәтелде. Фотоларда христиан миссионерларының 15нче гасырда фин-угыр халыклары, Казан төбәге һәм Идел буе, 11-12нче гасырда Алтын Урда, Себер, Америка, Фәләстиндәге эшчәнлекләре аңлатылды. 20ләп баннерда беренче урыс миссионерлары турында мәгълүмат бирелде. Бу күргәзмә дә түләүле иде, билет бәясе 200 сум торды.

"Урыс миссионерлары" күргәзмәсе
"Урыс миссионерлары" күргәзмәсе

Күргәзмәнең Алтын Урдадагы христиан мисссионерлары эшчәнлеге турында өлешендә Бәркә ханның улының епископ догалары белән ничек итеп савыгуы тасвирлана.

"Бәркә ханның (1257-1266) улын терелтү өчен Ростов епискобы Кирилл чакырылды. Епископның догалары белән Бәркә ханның улы савыкты. Бу хәлдән тәэсирләнгән ханның туганының улы епископ белән Ростовка китте һәм анда Петр исемен алып чукынды. Чиркәү һәм монастырь төзеде, ә үлер алдыннан монахлыкны кабул итте. Урыс изгеләре арасына ул Петр царевич Ордынский исеме белән кереп калды", дигән мәгълүмат бирелә.

Алтын Урда чорында праваслау миссиясе баннеры
Алтын Урда чорында праваслау миссиясе баннеры

Шушы ук баннерда Алтын Урдада христиан миссионерларының эшчәнлеге турында да языла.

"Алтын Урдада миссионерлык эшчәнлеге тулы масштабта 1261 елда Сарай епархиясе корылганнан соң башланды. Несториан, яковитлар, мәҗүси татарлар арасында христианлыкка өндәү башланды. Епархия дин әһелләре Алтын Урдада яшәүче урысларны гына христиан диненә өндәп калмады, андагы чуаш, мари, удмурт, мордваларга да христианлык аңлатылды. Сарай епискобы Феогност Константинопольдән күчмә тормыш белән яшәүчеләрне су белән түгел, ә ком белән чукындыру рөхсәте алды", дигән мәгълүмат китерелә.

Казан һәм Идел буе төбәгендә алып барылган миссионерлык эшчәнлекләре
Казан һәм Идел буе төбәгендә алып барылган миссионерлык эшчәнлекләре

Казан һәм Идел буенлагы миссионерлык эшчәнлеге аңлатылган баннерда Казанның Явыз Иван тарафыннан басып алынуы билгеле бер дини характерга ия иде, дип әйтелә.

"Казанда чиркәүләр төзелә башлый. Күп кенә татар православлыкка күчә. 1555 елда монда яңа епархия корыла. Аның беренче архиепискобы булып Гурий сайлана...", дигән мәгълүматлар бирелә.

Фин-угыр халыклары арасында миссионерлык эшчәнлекләре
Фин-угыр халыклары арасында миссионерлык эшчәнлекләре

Татар галимнәре Казан музейларында күрсәтелгән мондый күргәзмәләрне дәүләт ярдәме белән алып барыла торган заманча миссионерлык эшчәнлеге дип бәяли һәм көчләп чукындыруны аклау булып тора, ди.

"Мондый күргәзмәләр — заманча миссионерлык"

Тарихчы Нурулла Гариф Казандагы әлеге күргәзмәләрне Русия дәүләте ярдәме белән эшләнә торган һәм ачыктан ачык алып барылган хәзерге заман миссионерлык эшчәнлеге дип атый. Дәүләт халыкта патриотизм тәрбиялим дип, зур акчалар түгеп шушындый эшчәнлек алып бара, ди ул.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Дәүләт патриотизмны үстерүгә 3,5 миллиард сум акча бүлгән иде, хәзер тагын 6,5 миллиард бирелде, җәмгысе 10 миллиард сумнан артып китте. Шушы акчаларны нәкъ менә шундый музейлар үзләштерә. Безгә дә бирелсә, без дә китаплар бастырыр идек. Тарихи китаплар чыгарыр идек, музейлар төзер идек.

Патриотизм хәзер мәктәпләргә дә кертелә. Бу — дәүләт сәясәте. Дәүләт халыкларның кимүен статистика аша бик яхшы белеп тора. Шушы статистикага карап тиешле чаралар күрелә", дип саный Гариф.

Галим сүзләренчә, мондый патриотизм чараларыннан зур нәтиҗә чыгарып булмаячак, чөнки хәзер кеше музейларга йөрми, интернет чорында күп фикерне интернеттан алып була.

Мондый күргәзмәләр астыртын миссионерлык кына түгел, турыдан-туры дәүләт сәясәте булып тора

"Аннан соң хәзер тормыш авырлашканнан авырлаша бара. Кеше телевизор карамый, музейга йөрү кайгысы да юк. Кеше хәзер тормыш арбасыннан төшеп калмауны кайгырта. Әлеге музейларда шушындый күргәзмәләр оештыру бу астыртын миссионерлык кына түгел, турыдан-туры дәүләт сәясәте булып тора" ди Гариф.

Нурулла Гариф фикеренчә, Русиянең мондый дәүләт сәясәтенең йогынтысы зур булмас, ул кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин.

"Моннан кемдер яхшы гына акча эшләп калырга мөмкин. Кемнедер бәлкем кармакка да эләктерерләр. Аннан соң бу бит халык акчасы. Шул исәптән мөселманнардан да җыелган салым акчасы. Бу акча безнең традицияләрне үстерүгә бармый, ә бары тик урыс халкының патриотизмын үстерүгә тотыла. Ул ягын да онытмаска кирәк", ди галим.

Гариф мондый дәүләт сәясәтенә игътибар белән карарга кирәклеген, киләчәктә Русия дәүләтеннән шушындый яңа эшчәнлекләр дә көтергә булуын әйтте.

Без үз дини тарихыбызны ни бушлай, ни түләүле итеп күрсәтә алмыйбыз

"Минемчә, бу яңа башлангыч. Бу эшләрнең тагын да мәкерлерәкләре булырга мөмкин. Алар моның белән генә туктамас, кеше күңелен яулап алу өчен башка чаралар да оештырырга мөмкиннәр. Чөнки башка милләтләр урыс дәүләтенә комачау итә диелә. Кызганыч, без үз дини тарихыбызны ни бушлай, ни түләүле итеп күрсәтә алмыйбыз" диде Нурулла Гариф.

"Без үз дини тарихыбызны күрсәтә белмибез"

Галимә Миләүшә Хәбетдинова, мондый күргәзмәләр Казан Изге Ана чиркәве ачылу уңаеннан туристлардан акча эшләп калу максатыннан гына оештырыла дип саный.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

"Мин бу теманы өйрәнмәдем, шуңа күрә төгәл фикер әйтә алмыйм. Әмма бу күргәзмәләр чиркәү ачылышына һәм соңрак аны карарга килгән түрәләр һәм туристлар өчен оештырылган дип уйлыйм. Монда зур идеологик басым күрмим. Әгәр бу күргәзмәләр түләүсез булса, ул вакытта монда акча эшләү түгел, ә идеологик максат дип уйларга җирлек булыр иде.

Безнең дин әһелләре менә мондый эш белән шөгыльләнми. Күбрәк үгет-нәсихәт белән чикләнә

Ләкин шунысы да бар, татарлар менә шундый әйберләрне үзләре оештыра алмый. Без гел зур акчалар көтәбез. Безнең дин әһелләре менә мондый эш белән шөгыльләнми. Күбрәк үгет-нәсихәт белән чикләнә. Халыкта интеллектуаль агарту эше алып барылмый. Безнең дин әһелләре үз фикерләрен әйтергә курка. Ә менә чиркәүләр андый эшне бик әйбәт башкара. Христиан дин әһелләре үз диннәрен тарату өчен заманча технологияләр кулланалар.

Хәзер яшьләр аудиториясе үзгәрде һәм без бу үзгәрешләргә әзер түгел. Шундый чаралар уздырмыйбыз. Урыслар иконалары белән ничек йөрде, алга таба да йөриячәк. Ә безгә Сөембикә манарасы янына барырга рөхсәт булмас. Шуңа күрә агарту эшен үзебез алып барырга тиешбез. Әлегә без үз дини тарихыбызны ни бушлай, ни түләүле итеп күрсәтә алмыйбыз. Бу бик кызганыч", диде Миләүшә Хәбетдинова.

"Фәлсәфи ислам Русия дәүләтен куркыта"

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин Татарстанда шушындый күргәзмәләр оештыру көчләп чукындыруны аклау булып тора дигән фикерен җиткерде.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

"Бу турыдан-туры миссионерлык эше. Миссионерлык эше генә түгел, ә шушы эшне аклау тырышлыгы. Имеш, Казан җирендә гомер-гомергә "Божие материлар" булган, төгәннәр булган, керәшеннәр булган дигән шикелле. Дәгъват итсеннәр ансы. Әмма бу болай булырга тиеш түгел", ди мөфти.

Галиуллин сүзләренчә, хәзер Татарстанда фәлсәфи ислам дине үсә башлады һәм бу Русия дәүләтен куркыта.

"Бездәге ислам "кара акыл" белән өйрәнелгән ислам түгел, ә белемле, фәнни ислам. Бу инде Мәрҗаниләрдән бирле килгән. Ә башкалар моннан курка һәм дәүләткә мондый ислам кирәкми, аларга әфган варианты кирәк.

Татарстанда фәлсәфи ислам үсә башлады һәм бу Русия дәүләтен куркыта

Христиан дине исә дәүләт дине булды һәм дәүләт дине булып калачак. Безгә әкрен генә үз эшебезне эшләргә кирәк. Алар белән кычкырышып, талашып йөреп булмый. Алар алга таба барыбер ислам динен кабул итәчәк. Дәүләт иң нык урысларның ислам динен кабул итүеннән курка.

Моны Мәскәүнең бер уены дип кабул итәргә кирәк. Татарларга карата бу уен һәрвакыт булачак. Чөнки татар исламы ул Кавказныкы да, башканыкы да түгел. Бездәге ислам акыл белән кабул ителгән һәм үтәлгән ислам", диде Зөфәр Галиуллин.

"Бу күргәзмәләр ислам кабул итүнең 1100 еллыгына "бүләк"

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев мондый күргәзмәләр миссионерлык хәрәкәтенең хәзер дә тукталмавын күрсәтә дип саный.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

"Минемчә, бу татарларның ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына бер "бүләк" булды. Русия православлары башлыгы Кириллның монда чиркәү ачарга килүе ил җитәкчелеге фатихасы белән булды. Элек алар бу кадәре кылана алмыйлар иде. Кирилл Татарстанга ничә еллар буена килмәде бит. Ә хәзер инде юл ачылды. Ул бит үзе дә миссионерлык эшен башкарган кеше. Бу аның канына салынган дип уйлыйм.

Хәзер Кириллга Татарстанга юллар ачылды

Русиядә хәзер православ дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелде. Аны бөтен кеше күреп тора. Ә бу Русия Конституциясенә каршы килә. Тик шулай булуга карамастан, бу эшләнә. Бу күргәзмәләр нәкъ менә шуның күренеше булып тора дип уйлыйм.

Ни өчен бу күргәзмәдә сугыш чорында эшләгән православ дин әһелләре белән бергә татар муллаларын да күрсәтмәскә? Сугыш чорында тылда, фронтта күпме мулла геройларча вафат булган бит. Әмма аларның берсен дә күрсәтмиләр дә, әйтмиләр дә, тарихта алар булмаган кебек. Бар бит алар.

Хәзерге заманда Русиядә миссионерлык ягыннан ислам белән православ дине арасында үзара килешү булырга тиеш. Сез безнең территориягә кермисез, без сезнекенә дигән сыман. Статус кво. Ә православ чиркәве моның белән килешми. Явыз Иван чорыннан бирле бер патша һәм бер дин булырга тиеш дигән фикер бүген дә Русиядә тормышка ашырыла", диде Азатлыкка тарихчы Фәйзелхак Ислаев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG