Accessibility links

Кайнар хәбәр

20дән артык медиа мөдирләре "ят агентлар" исемлеген гамәлдән чыгаруны таләп итә


Бәйсез матбугат чаралары җитәкчеләре Владимир Путинга ачык хат язды.

Русиянең 20дән артык бәйсез матбугат чаралары "ят агент" медиа исемлеген гамәлдән чыгаруны һәм "ят агентлар" турындагы кануннарны йомшартуны таләп итте. Алар Русия президенты Владимир Путин һәм аның сүзчесе Дмитрий Песковка, юстиция министры Констатнтин Чуйченкога үз тәкъдимнәре белән ачык хат имзалады.

Хат бәйсез матбугат чараларында чыкты. Алар арасында "ят агент" реестрына кертерлгән "Дождь" телеканалы да бар. Калган медиа әлеге исемлеккә кертелмәгән. Хатны, аерым алганда, "Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов, "Эхо Москвы"дан Алексей Венедиктов, Znak.com нәшире Аксана Панова, төбәкләрдәге редакцияләр вәкилләре имзалаган.

Хат авторлары "ят агент медиа" турында кануннарны тулысынча гамәлдән чыгаруны таләп итми, ләкин аларны яңадан карауны сорый һәм 12 төзәтмә кертергә тәкъдим итә. Алар арасында матбугат чарасын "ят агент" дип мәхкәмә белән генә һәм кисәткәннән соң гына тану, чит илдән финанслау күләменең чиген билгеләү, "ят агент" физик затлар өчен шартларны йомшарту бар. Аерым җөмлә белән "ят агентларның" бүгенге исемлеген гамәлдән чыгару кертелгән.

Әлеге вакытта бу реестрда 43 медиа һәм физик зат бар. "Ят агент" матбугат чарасы төшенчәсе 2017 елда барлыкка килде, ул вакытта беренчеләрдән булып Азатлык Радиосы проектлары кертелде. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән риза түгел.

Соңгы айларда исемлеккә кайбер танылган бәйсез матбугат чаралары, шул исәптән "Медуза", "Дождь" телеканалы, The Insider, "Важные истории", һәм шулай ук физик затлар кертелде. "Ят агент" тамгасы медиа чараларына һәм физик затларга җитди авырлыклар йөкли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG