Бесланда булган теракт уңаеннан ачылган җинаять эшен тикшерү вакытын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтканнар. Бу хакта матбугат орашуында "Беслан аналары" комитеты башлыгы Сусанна Дудиева хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, 17 елга сузылган тикшерү эшләре өстән-өстән генә башкарыла. "Без тикшерүнең елга кимендә бер сорауга булса да җавап биреп баруын телибез. Безгә әйтүләренчә, хәзерге вакытка кем булуы ачыкланмаган алты террорчы калган", дигән Дудиева.
"Беслан аналары" вәкилләре федераль хакимиятләрдән зыян күрүчеләрне тернәкләндерүне җайга салырга ярдәм итүче "теракт корбаннары турында" канун кабул итүләрен таләп итә.
Русиядә терактлар корбаннары статусы турындагы канун кирәклеге турында 1999 елдан бирле фикер алышалар. 2007 елда канун өлгесе әзерләнде, ләкин парламентка кертелмәде. Русия хакимиятләре кулланылыштагы кануннар болай да терактларда зыян күрүчеләргә түләүләр һәм ташламалар бирелүне көйли дип саный.
Быел Русия хакимияте беренче мәртәбә Беслан терактында зыян күргәннәрне чит ил клиникаларында дәвалау һәм тернәкләндерү өчен чыгымнарны бюджетка кертте.
"Бу програм аеруча каты авырган алты тотыкка чит илдә кыйбатлы дәвалау хезмәте күрсәтүне күз уңында тота. Өч ел эчендә аларны тернәкләндерүгә икешәр миллион сум бүлеп биреләчәк. Кемгәдер бу акчалар җитәчәк, кемгәдер юк", дигән Сусанна Дудиева.
2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.
Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. Террорчылар арасында бердәнбер исән калучы – Нурпаши Кулаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы 3 миллион евро түләтү турында карар чыгарды. Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип тапты.
Бесландагы җирле хакимият мемориал урнашкан мәктәп бинасын сүтәргә тели. "Беслан аналары" оешмасы моңа каршы чыга.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!