Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан көньягында Йөрәктау шиханы яна


Йөрәктауда янгын сүндерүчеләр
Йөрәктауда янгын сүндерүчеләр

Янгын тау өстендә булганлыктан, анда җирдән техника менә алмый. Утны сүндерүдә ихтыярилар катнаша.

Башкортстан көньягында, Стәрлетамак шәһәре янында табигый һәйкәл саналган Йөрәктау шиханында агачлар яна башлаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә һәм чатларда җирле халык хәбәр итте. Алар мәгълүматынча, янгын 2 сентябрь иртәнгә таба башланган.

Хәбәрне гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе дә раслады. Янгын сүндерүгә 30 кеше һәм өч техника җәлеп ителгән дип белдерде. Соңрак Стәрлетамак районы хакимияте шихандагы янгынга 80 янгын сүндерүче һәм 32 берәмлек техника килүен хәбәр итте. Моннан тыш, 70 волонтер катнаша.

Авылдан Йөрәктаудагы янгын күренә
Авылдан Йөрәктаудагы янгын күренә

Шул ук вакытта җирле халык янгынга сүндерүчеләр ут чыккан урыннарга су шлангын башта суза алмадылар дип белдерде. Көчле җил чыгуы янгынның агачлар өстенә үрләвенә китергән.

Социаль челтәрләрдә шихандагы янгынны сүндерешергә чакырулар тарала.

"Җил һаман көчле, корыган агач ботаклары яна, ут куаклыкка күчте. Янгын тау өстендә булганлыктан, техника менә алмый. Ихтыярилар бер чылбырга тезелеп, сулы чиләкләрне кулдан кулга бирә. Монда янгын сүндерүчеләр дә, район хакимияте дә, волонтерлар да эшли. Төнгә кадәр сүндерербез, бәлки, әле иртәнгә дә калыр", дип сөйләде Рәфис исемле ихтыяри.

Быел җәй Башкортстанда урманнар янды. Бигрәк тә Бөрҗән, Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында янгыннар көчле булды. Янгын сүндерүдә волонтерлар да катнашты. 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Башкортстан урманнарына керү тыелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG