Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы прокуратура Элвин Грейга җинаять эше ачудан баш тартуны канунсыз дип тапты


Радик Юлъякшин
Радик Юлъякшин

Фирдүс Тямаевның юристлары татар җырчысына яла якканы өчен Радик Юлъякшинга җинаять эше ачылуны таләп иткән таләп иткән иде. 

Казанның Вахитов районы прокуратурасы җырчы, Башкортстан башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшинга (Элвин Грей) полициянең җинаять эше ачудан баш тартуын канунсыз дип тапкан. Бу хәбәрне Азатлыкка Yalilov & Partners юридик оешмасының идарәче партнеры Айнур Ялилов раслады.

Фирдүс Тямаев юристлары Элвин Грейның Инстаграмдагы постын яла ягу буларак бәяләгән һәм Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә гариза язган иде.

Полиция бүлеге җинаять эше ачудан баш тарткан. Юлъякшин постындагы "Мәдәният йорты яки мәдәният бүлеге җитәкчесенең кулына гына биргән... Тегеләре, билгеле, баш тартмаган, барысы да кассадан читтә эшләнгән..." җөмләләрендә фикер тәмамланмаган, шунлыктан яла ягу да була алмый, дип тапкан. "Соңгы сүзләрдән соң куелган күп нокталар сөйләмнең өзелеп калуын, фикернең төгәлләнмәвен яки тексттан төшерелеп калдырылуын аңлата. Шуңа күрә, бу җөмләләре белән Юлъякшин Тямаевны Кыргыз-Миякә мәдәният йорты җитәкчесенә ришвәт бирүдә гаепли, дип нәтиҗә ясау – уйдырма. Радик Юлъякшинның ялган мәгълүматлар тарату нияте дәлилләнмәде. Әгәр бер зат икенчесен каралтырдай мәгълуматны таратканда аның дөрес булуында "намуслы рәвештә" ялгышкан булса, бу яла ягу түгел", диелә полиция карарында. Карарның күчермәсе Азатлыкта бар.

Бу уңайдан юристлар Казанның Вахитов районына шикаять язган. 31 августта Казанның вахитов районы прокуратурасы полиция бүлегенең җинаять эше ачудан баш тартуы карарын канунсыз дип тапкан. Тикшерү эше тулы дәрәҗәдә башкарылмаган дип табылган һәм кабат тикшерү өчен полиция бүлекчәсенә кире җибәрелгән.

Фирдүс Тямаевның юристлары Казанның Вахитов районы һәм Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәләренә Тямаевка килгән матди һәм рухи зыяннарны каплату таләбе белән гариза язган иде. Алар Элвин Грейдан рухи зыян китергәне өчен – 500 мең сум түләвен һәм сүзләрен кире кагуын, Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортыннан ике көнлек концертта керем ала алмаудан килгән зарарны каплату өчен 350 мең сум таләп итә.

  • 22 мартта Җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты алдыннан Мәдәният йортында электр утлары сүндерелгән иде. Идән астын су баскан, шуңа электр утын сүндерергә туры килде дип аңлаттылар. Тямаев Азатлыкка идән астын тикшердем, барысы да тәртиптә, бу концертны булдырмас өчен сылтау гына, диде.
  • Тямаев гомумән, Башкортстанга гастрольләр белән йөрү кыенлашканлыгын да сөйләгән иде, ул моны җанисәп белән бәйләде.
  • Әлеге уңайдан татар-башкорт эстрадасы җырчысы, Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин Инстаграмында үз фикерен белдерде. Тямаевны милләтләр арасында ызгыш тудыра, дип язды.
  • "Мин шундый нәтиҗәгә килдем: билгеле төркем тарафыннан (тиешле оешмаларга фамилияләп атый алам) котыртылган әлеге шәхес, Татарстанда хәлләрне болгатып, анда этносларны бер-берсенә каршы оештырып, безнең халыкны болгату өчен, татарларны башкортларга каршы һәм киресенчә котыртып Башкортстанга күчте", дип язып чыкты Элвин Грей.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG