Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Лев Пономаревның подъезд ишегендә мәсхәрәле язулар калдырганнар


Лев Пономарев яшәгән йорт подъезды
Лев Пономарев яшәгән йорт подъезды

Пономарев үзе моны 80 яшьлек юбилеена "котлау һәм бүләк" дип атый.

2 сентябрьдә үзенең 80 яшен билгеләп үтүче хокук яклаучы Лев Пономарев (Русия хакимиятләре аны "ят агент" медиа исемлегенә кертте) яшәгән йорт подъезды һәм офисы ишекләренә билгесез затлар кызыл буяу белән "Террорчыларны яклаучының өне" дигән язулар калдырганнар һәм аның фотосурәте белән листовкалар элеп куйганнар. Бу хакта хокук яклаучы "Медиазона"га хәбәр иткән.

Ул полиция чакырткан, полиция хезмәткәрләре мәсхәрәле язуларны теркәгән. Пономарев үзе моны 80 яшьлек юбилеена "котлау һәм бүләк" дип атый.

2019 елның февралендә Пономарев тарафыннан нигезләнгән "Тоткыннар хокуклары өчен" ("В защиту прав заключенных") һәм "Кеше хокуклары өчен" ("За права человека") фондын "ят агентлар" дип таныдылар. Пономарев һәм реестрга эләккән башка физик затлар аларны ят агентлар дип тану турындагы карарны гамәлдән чыгаруны таләп итте, әмма мәхкәмә бу дәгъваларны кире какты.

Бу елның март аенда Пономарев рәсми теркәлмәгән "За права человека" оешмасының юк ителүе турында игълан итте. Аның сүзләренчә, ят агентлар турындагы кануннарның катгыйлануы аркасында, оешмада эшләүче меңгә якын эксперт яңа кагыйдәләргә "сыеша" алмаячак, һәм "аларны бөтен ил буйлап штрафка тартачаклар".

Лев Пономарев — Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле җинаять эзәрлекләвенә дучар ителүчеләрне яклаучы сирәк сәясәт эшлеклеләренең берсе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG