Accessibility links

Лев Пономарев кеше хокукларын яклау оешмасын ябуы турында белдерде 


Хокук яклаучылар Лев Пономарев һәм Людмила Алексеева. Архив фотосы
Хокук яклаучылар Лев Пономарев һәм Людмила Алексеева. Архив фотосы

Оешма "ят агентлар" турындагы кануннар кырыслану сәбәпле ябылачак.

Лев Пономарев үзенең 20 елдан артык эшләгән "Кеше хокуклары өчен" ("За права человека") оешмасын ябарга карар иткән. "Дождь" телеканалы эфирында Пономарев "Русиядә хокук яклау хәрәкәте юкка чыгарыла", дип белдерде.

"За права человека" хәрәкәте 1997 елның 20 ноябрендә оештырылган иде. 2019 ел башында хәрәкәт "ят агент" дип игълан ителде. 2019 елның ноябрендә юстиция министрлыгы дәгъвасы нигезендә Югары мәхкәмә бу хәрәкәтне юк итте. Шул ук исемдәге "За права человека" иҗтимагый оешмасы 2019 елның ноябреннән башлап юридик зат булдырмый эшләп килде. "Ят агентлар" турындагы кануннар кырыслану сәбәпле, оешма да ябылачак.

"Минем өчен төп проблем - кабул иткән яңа кануннарның бер исәптән теркәлмәгән оешмаларга да кагылуы. Канунда сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче теркәлмәгән иҗтимагый оешма үзенең чит ил ватандашларыннан акча алуы турында хәбәр итәргә һәм рәсми теркәлергә тиеш, диелгән. Менә монда зур проблем бар: минем оешмада бөтен ил буйлап меңгә якын эксперт эшли. Һәм алар минем алда хисап тотмый", дип аңлатты Пономарев телеэфирда. Хокук яклаучы әлеге белгечләр өчен җаваплымын диде, аларның шәхси җиһазларын конфискацияләргә һәм штрафларга дучар булырга мөмкинлеген ассызыклады.

Лев Пономарев сүзләренчә, режим илдәге хокук яклау хәрәкәтен эзлекле рәвештә юкка чыгара, эшләү елдан-ел авырлаша бара. Шуңа да карамастан, элегрәк чит ил агенты сыйфатында теркәлгән ике төп оешма - "Горячая линия" һәм "В защиту прав заключенных" үз эшләрен дәвам итәчәк.

1 марттан башлап "ят агентлар" турындагы канун кырысланды. Үзгәрешләр җинаять маддәсенә дә, административ маддәләргә дә кагыла. Аерым алганда, Русия җинаять кодексының 330.1 маддәсе ("иҗтимагый оешмаларның явыз ният белән "ят агентлар" исемлегенә кертелүдән тайпылышы") нигезендә җәза чарасы кырыслана. Чит илдән килгән финанслар хисабына көн күрүче рәсми теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәне "ят агентлар" исемлегенә кертүдән баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Административ кодекска килгәндә, киңкүләм мәгълүмат чараларында "ят агент" турында белешмәсез һәм тиешле тамгасыз бастырылган материаллар өчен физик затларга - 2,5 мең сумга, вазифадагы затларга - 5 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Канун таләпләре "ят агент" дип танылган оешмаларга гына түгел, оешманы гамәлгә куючыларга һәм анда катнашучыларга да кагыла. Хәзер мондый оешмаларга идарә турында гына түгел, барлык хезмәткәрләре турында да юстиция министрлыгына хисап биреп торырга кирәк. Мондый исемлекләр министрлык сайтында чыгачак.
  • 2019 елның ноябрендә Юстиция министрлыгы "За права человека" хәрәкәтен чит ил агенты функцияләрен башкаручы сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) реестрына кертте
  • 2020 елның 28 декабрендә Юстиция министрлыгы хокук яклаучы Лев Пономаревны "ят агент-матбугат чаралары" исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG