Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Немцов фонды премиясе акчасын сәяси тоткыннар гаиләләренә биргән


Андрей Боровиков һәм Алексей Навальный
Андрей Боровиков һәм Алексей Навальный

Ул быел февральдә Борис Немцев фонды премиясе лауреаты булган иде. Бүләкнең акчалата өлешен – 10 мең сум евроны оппозиционер дүрт сәяси тоткын гаиләсенә бүлеп бирергә кушкан.

2021 елның февралендә Борис Немцев фонды премиясе лауреаты булган оппозиционер Алексей Навальный бүләкнең акчалата өлешен — 10 мең евроны сәяси тоткыннар гаиләләренә бүлеп бирергә кушкан. Бу хакта аның Instagram-ында хәбәр ителә.

Навальный Борис Немцовның кызы Жаннага "акчаларны төгәл дүрт өлешкә бүлеп, 2,5әр мең евроны миңа караганда да авыррак хәлдә булганнарның гаиләләренә бирергә" кушкан.

Акчаның бер өлешен Коррупциягә каршы көрәш фонды ( Русиядә экстремистик оешма дип табылды һәм тыелды) операторы Павел Зеленскийның гаиләсе алачак. Зеленский ике твит өчен экстремизмга чакыру маддәсе нигезендә ике ел колония җәзасы алды. Зеленскийны эктремизмга чакыруда гаепле дип таныдылар. Моңа журналист Ирина Славина үз-үзен яндырганнан соң язылган ике твит сәбәп булды.

Навальныйның Архангельдагы штабының элеккеге координаторы Андрей Боровиковның туганнарына да акчалата өлеш чыгачак. Ул "Вконтакте"да Rammstein төркеменең "Pussy" клибына репост ясаганы өчен, порнография таратуда гаепләнеп, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Калган акчаларны Ян Сидоров һәм Владислав Мордасов гаиләләренә күчерәчәкләр. Ростов шәһәрендә плакат белән пикетка чыккан ике активист – 19 яшьлек Ян Сидоров белән 23 яшьлек Влад Мордасовны мәхкәмә 2019 елның октябрендә 6,5 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аларны "Артподготовка" ( Русиядә тыелган) хәрәкәте тарафдарлары булуда гаепләделәр, киңкүләм тәртипсезлекләр оештырган һәм аларда катнашкан өчен хөкем карары чыгардылар. Ян Сидоровның әнисе Надежда Сидорова әйтүенчә, егетләр хәтта пикет та оештырмаган, чөнки алар плакатларын ачканчы ук, аларны полиция хезмәткәрләре урап алган, алар плакатларны ачтырып, егетләрне фотога төшергәннәр.

Алексей Навальныйны гыйнварда Германиядән кайтканда кулга алдылар. Ул анда агуланудан соң дәваланган иде. Февральдә оппозиция сәясәтчесен "Ив Роше" эше нигезендә ике ел да сигез айга колониягә җибәрделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG