Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ирәндек таулары яна, халыкны эвакуациялиләр


Баймак районы Гали авылында, 3 сентябрь
Баймак районы Гали авылында, 3 сентябрь

Көчле төтен аркасында Баймак шәһәре белән Хәсән авыллары арасындагы трасса да ябылган. Янгын Күгәрчен районында да котыра. Андагы бер авылда ике йорт янды.

Башкортстанның Баймак районы Гали авылы кешеләрен Баймак шәһәренә эвакуацияләгәннәр. Бу тирәләрдә урманнар һәм коры үлән яна. Җомга иртәнге якта Ирәндек таулары януы турында хәбәр ителгән иде. Тауның яна торган өлеше Баймак районында урнашкан. Җил аркасында утның Гали авылына килү куркынычы да бар диелә. Бу уңайдан республиканың эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге авылдан Баймакка вакытлыча 16 кешене күчереп торган. Бу хакта гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Башкортостан идарәсе хәбәр итте. 9 кеше автобуста, 7 кеше – шәхси транспортында күчерелгән. "Зыян күрүчеләр юк", диелә хәбәрдә.

Баймак белән Сибай районнары арасында хәзер көчле янгын башланган. "Коры һава торышы һәм көчле җил янгынны сүндерергә комачаулый. Теләге булганнарның ярдәме таләп ителә", дип хәбәр итә КушТау on-line Telegram каналы. Көчле төтен аркасында Баймак шәһәре белән Хәсән авыллары арасындагы машина юлы ябылган.

Баймак районында янгын төтене
Баймак районында янгын төтене

Башкортстанда янгыннар соңгы көннәрдә көчәеп китте. 3 сентябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, Күгәрчен районы Каенлык авылында да ике йорт һәм ишек алдындагы корылмалар янган. "Көчле җил булганга, сүндерү эшләре авыр бара. Янгын үләннән күчә, шуңа күрә янәшәдәге хуҗалыкларның янын сөрәләр", диелә. Уфа вакыты белән 16.00 сәгатькә көчле яну урыннары сүндерелгән, сүндереп бетерү эшләре дәвам итә.

Күгәрчен районы, Березовая роща авылы, 3 сентябрь.
Күгәрчен районы, Березовая роща авылы, 3 сентябрь.

Ирәндек – Башкортстанның көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан тау сырты. Аның озынлыгы – 135 километр, иң югары ноктасы – Караташмас тавы (987 м). Тау сырты Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнары җирләрендә урнашкан.

2 сентябрь көнне Башкортстан көньягында, Стәрлетамак шәһәре янында табигый һәйкәл саналган Йөрәктау шиханында агачлар яна башлаган иде.

Быел җәй Башкортстанда урманнар янды. Бигрәк тә Бөрҗән, Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында янгыннар көчле булды. Янгын сүндерүдә волонтерлар да катнашты. 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Башкортстан урманнарына керү тыелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG