Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон паспортлар кертүдә Татарстан пилот төбәк булырга мөмкин


Вице-премьер Максим Акимов 2019 елда яңа төрле паспорт үрнәген тотып тора
Вице-премьер Максим Акимов 2019 елда яңа төрле паспорт үрнәген тотып тора

Электрон паспортларны куллана башлау графигын хакимиятләр бу ел ахырына кадәр расларга ниятли.

Электрон паспортлар кертүдә Татарстан пилот төбәк булырга мөмкин. Бу хакта "Яңа белем" ("Новое знание") бөтенрусия марафоны кысаларында Русия дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шадаев хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Пилот төбәкләр буларак Мәскәүне, Мәскәү өлкәсен, Татарстанны күз уңында тотабыз. Аларда бу киләсе елда кертелергә тиеш", диде Шадаев.

Электрон паспортларны куллана башлау графигын хакимиятләр бу ел ахырына кадәр расларга ниятли.

"Без кәгазь паспортларны смарт-карталар һәм смартфонда да ачып күрсәтеп булырдай мобиль дигиталь ID-га алыштыруның мөддәтләрен билгеләргә тиеш. Бу ирекле булачак, кем әзер, кем тели, шул яңа форматны сайлый ала", диде Шадаев.

Электрон паспортның беренчел үрнәге 2019 елда тәкъдим ителгән иде. Ул чиплы пластик картадан гыйбәрәт. Электрон паспортны кулланылышка кертү әкренләп алып барылыр дип ниятлиләр. Русияләр аны 2023 елның 1 июленнән дә соңга калмый ала алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG