Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгать эшлеклесе Шамил Каюмов вафат


Шамил Каюмов
Шамил Каюмов

Казанда яңа татар мәктәпләре һәм гимназияләрен ачуны оештырып йөргән Шамил Каюмовка 78 яшь иде.

Татар милли хәрәкәте вәкиле, 1990 елларда татар милли мәгарифе
һәм татар теле өчен көрәшкән Шамил Каюмов 3 сентябрьдә Казанда вафат булган. Бу турыда Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

"Шамил Каюмов татар халкы өчен, татар теле, татар мәгарифе өчен дип янып йөрүчеләрдән бере иде. 1990-2000 елларда 10 ел буена Казан шәһәр шурасында депутат булды. Шушы елларда татар гимназияләрен, татар мәктәпләрен ачу өчен көрәште. ТИҮ оештырган пикет-митингларга һәрдаим йөрде, Хәтер көнен дә калдырмады", дип белдерде ТИҮ рәисе.

Зәкиев, Шамил Каюмовның үлемен татар халкы өчен бу бик зур югалту, дип бәяләде.

"Ул бик пассионар кеше иде. Татар милләтпәрвәре иде. Идеалист иде. Андый кешеләр булганда халык үлми һәм үлмәячәк", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Шамил Каюмовның туганы Наил Хәбибуллин Facebook-та хәбәр итүенчә, ул Казанда Яңа бистә зиратында җирләнәчәк. Хушлашу да шунда иртәнге 11 сәгатьтә була.

Азатлыкка билгеле булганча, Шамил Каюмов ковид-һоспитальдә яткан.

Шамил Каюмов 1944 елда Казанда туган. Казан авиация институтын тәмамлаган. 16нчы заводта инженер булып эшләгән. 1990 еллларда заводтан киткән, татар мәктәпләрендә укыта башлаган.

Татар иҗтимагый үзәге активисты, 1990-нчы елларда Казанның Ленин районы, аннары шәһәр шурасы депутаты була. Вакытында һәр мәктәпне җәяү узып, ата-аналар белән очрашып мәктәпләр ачтыруга ирешкән кеше.

2018 елда, республикалар мәктәпләрендә туган телләр кысрыклап чыгарылган мәлдә ул үзенең эш алымнары турында уртаклашкан иде. Ул мәктәпләргә йөри, ата-аналар белән очраша, район депутатлары каршында чыгышлар ясый. Хәзер дә иң мөһиме ата-аналар белән эшләү диде Шамил әфәнде.

"Бүген андый депутатлар юк, урамнан беркем дә мәктәпкә үтеп керә алмый. Безгә ата-аналар белән эшләргә кирәк. Татар телен укыту мәҗбүри, гариза язарга үгетләргә кирәк. Бер уңайдан халыктан БДИны татар телендә бирүне таләп итүне дә оештырырга кирәк. Бу эш өчен актив ата-аналар күп булып тупланып, Казан, Чаллы мәктәпләрен бүлешеп эшләп була. Мәктәп мөдирләре, урынбасарлары аркылы эшлик, һәр мәктәптә татар җанлы актив ата-ана бар. Аңлату эшләрен миниcтрлык алып бара алмый икән, конгресс аша, иҗтимагый пулат ярдәмендә мөмкин. Һәрбер ата-ананың күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып була, татар кешесенең гамәли сыйфатын истә тотып аңлатырга мөмкин. Татар мәктәбенең өстенлекләрен аңлатыйк. Казанда 180 мәктәп икән, барысын да йөреп чыгарга кирәк. Кеше юк", дип сөйләде Шамил Каюмов Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG