Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә ФСБ янында 40лап кеше тоткарланган


Акмәчеттә 4 сентябрьдә тоткарлаулар
Акмәчеттә 4 сентябрьдә тоткарлаулар

Тоткарланучылар арасында "Кырым теләктәшлеге"нең ике хәбәрчесе – Айдер Кадыров һәм Нури Абдурашитов бар. Алар шулай ук "Грани.ру" интернет-басмасы корреспондентлары булып эшли. 

3-4 сентябрьдә кырымтатар милли хәрәкәте активистларын тоткарлаганнан соң, шимбә төштән соң Кырымда халык җыеннары һәм яңа тоткарлаулар башланды.

4 сентябрьдә Акмәчеттә Русия ФСБсының Кырымдагы идарәсе бинасы янында полиция 40ка якын кешене тоткарлаган. Милли мәҗлес (Русиядә тыелган оешма) лидеры Рефат Чубаров мәгълүматларына караганда, тоткарланучылар – 3 һәм 4 сентябрьдә тентүләр уздырган биш ватандашның язмышы турында белергә омтылган кырымтатарлар.

Алар арасында ирләр дә, хатын-кызлар да бар. Моннан тыш, тоткарланучылар арасында "Кырым теләктәшлеге"нең ике хәбәрчесе – Айдер Кадыров һәм Нури Абдурашитов, алар шулай ук "Грани.ру" интернет-басмасы корреспондентлары.

Танылган хокук яклаучы Лутфие Зудиева Facebook-та тоткарланулар хроникасын алып бара.

Адвокатлар Эмине Авамилева, Лиля Гемеджи һәм Сафие Шабанова тоткарланган кырымтатарларны Экстремизмга каршылык үзәге бинасыннан эзләгән.

Тоткарланучылар туганнары Акмәчетнең Павленко урамындагы "Железнодорожный" эчке эшләр бүлегенә кеше урлау турында гариза язган. Полиция хезмәткәрләре аларга бу бүлектә кырымтатарлар юклыгын хәбәр иткән.

Активистлар фотоларында ФСБ бинасы каршындагы Франко бульварында полиция хезмәткәрләренең һәм "Росгвардия"нең саны артуы күзәтелә. ФСБ бинасы янына килгән адвокатларга һәм туганнарына полиция хезмәткәрләре Русия административ хокук бозулар кодексының (КоАП) 20.2.2. маддәсен укый ("Җәмәгать урыннарында бервакытта халык җыелып торуы һәм/яки хәрәкәт итүе турында")

"Кичке 17.15. 40ка якын кешене алдылар, араларында хатын-кызлар һәм өлкәннәр бар. Бер кешенең бөеренә суктылар, тоткарлаганда тупас көч кулландылар. 20 кешене Павленко урамындагы эчке эшләр бүлегендә төшереп калдырдылар, калганнарын Киев һәм Үзәк бүлекләренә алып киттеләр", дип яза Зудиева.

Акмәчетнең "Железнодорожный" эчке эшләр бүлеге янында тоткарланучыларның туганнары, күршеләре һәм дуслары җыелыша. Биредә адвокатлар Эмиль Курбединов, Назим Шеихмамбетов һәм Эдем Семедляев эшли. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу бүлектә 20 кырымтатар тотыла. Адвокат Эмиль Курбединов яңа китерелгән тоткарланучылар турында хәбәр итә – тагын 10 кеше. Бүлектә барысы 30 кеше тотыла.

"Тоткарлаунчылар арасында минем әтием Ремзи Зудиев", дип хәбәр итә Лутфие Зудиева. Ул шулай ук тоткарланган кырымтатарлар исемлеген бирә.

Адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, тоткарланучылар арасында – өлкән яшьтәге кешеләр һәм хатын-кызлар.

Кырымдагы Русия ФСБ бинасы янында тоткарланучылар арасында Акмәчеттәге кырымтатар активисты Заир Смедляев да бар. Бу турыда активист үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр иткән.

  • Шимбә иртән Кырымның Акмәчет районы Бейтаныш авылында атаклы кырым сәясәтчесе, мөгаллим һәм журналист Нариман Джелял йортында тентү узды, үзе тоткарланды. Украинаның тышкы эшләр министрлыгы ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан 3 сентябрь иртәсендә Эльдар Одамановның, 4 сентябрь төнлә – Азиз Әхтәмов, Асан Әхмәтов һәм Шевкет Усеинов тоткарлануын хәбәр итә.
  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG