АКШ рәсми затлары Берләшкән гарәп әмирлекләре җитәкчелеген элек Гуантанамо тоткыны булган, хәзер Гарәп әмирлекләрендә төрмәдә утыручы Равил Минһаҗевны кире Русиягә кайтармаска сораган. Моның хакта 4 сентябрь көнне The Washington Post басмасы язып чыкты. Бу белдерү рәсми ясалмаган, The Washington Post аны үз аноним чыганакларына таянып хәбәр итә.
"Кушма штатлар Гуантанамоның элекке тоткынын Гарәп әмирлекләреннән Русиягә көчләп репатриациясе турында хәбәрдар һәм моның хакта нык борчыла", дип белдергән басмага АКШ Дәүләт департаменты вәкиле.
Равил Минһаҗевны Русиягә кайтару карарын Гарәп әмирлекләре АКШ белән киңәшләшмичә кабул итмәячәк дип белдергән рәсмиләренең фикер алышулары белән таныш булган чыганак.
Минһаҗевның 22 яшьлек улы Йосыф әтисен Русиягә кайтаруны үлем җәзасы белән тиңләде. "Алар аны үтерәчәкләр", диде ул.
Азатлык чыгышы белән Чаллыдан булган, 15 елга якын Гуантанамо төрмәсендә утырып чыгып, дүрт елдан артык Берләшкән Гарәп Әмирлекләре төрмәсендә тотылучы 53 яшьлек Равил Минһаҗев турында инде язган иде. Берничә ай элек аның Русиягә кайтарылу ихтималы турында хәбәр чыкты.
Равилнең 85 яшьлек әнисе Зөһрә Вәлиуллина улының Русиягә кайтарылуына каршы. Ул Минһаҗев азат ителсә, Русиягә кайтарылмыйча, Британиядә калса яхшы булыр иде дип саный.
"Кодачага да, оныгыма да Равилгә Британиядә сәяси сыену алу мәшәкатьләрен күрегез дип әйттем. Бу өлкәдә адвокатлар эш алып бара икән инде. Бушлай эшли торган адвокатлар дип әйтте оныгым", дип сөйләде Азатлыкка Вәлиуллина.
Равил Минһаҗев
Чыгышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев 1995 елдан Новый поселогында Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хәрби бүлегендә азык-төлек келәте башлыгы булып эшли. 1999 елда гариза язып эшеннән китә. 2000 елда хатыны һәм бер яшьлек улы белән Таҗикстанга килеп урнаша. Ике айдан гаиләсен Русиягә җибәрә, үзе Әфганстан чиген үтеп чыга. 2001 елда Пакстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотыла. Ул йортта элек "Әл-Каидә" вәкилләре яшәгән булган дип белдерелә. 2001 елда Минһаҗев Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә. 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!