Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо тоткынының әнисе чит ил татарларына өметләнә


Равил Минһаҗевнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина улын чакырырдай илләрне барлый
Равил Минһаҗевнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина улын чакырырдай илләрне барлый

Гуантанамо төрмәсендә утыручы Равил Минһаҗев язмышын дөньяга сибелеп яшәгән миллионлаган татарлар хәл итәргә мөмкин. Гуантанамо төрмәсенең АКШта төзелгән махсус шурасы кайсы да булса илдәге диаспоралар, җәмәгать оешмалары Равилне шул илгә чакыруны, кабул итүне оештырса, мәсьәлә уңай хәл ителергә мөмкин дип белдергән.

Гуантанамо төрмәсе тоткыны Равил Минһаҗевнең әнисе Зөһрә Вәлиуллинага 21 октябрь көнне Вашингтоннан хокук яклаучылар шалтыраткан.

– Әлеге хокук яклаучылар Равилнең төрмәдән чыгарылу ихтималын әйттеләр. Гуантанамо төрмәсе буенча АКШта төзелгән махсус шура кешеләре биредәге тоткыннарның шәхси эшләрен, азат итмәүнең сәбәпләрен тикшерә башлаган. Нәтиҗәдә, кайсы да булса берәр илдә Равилне кабул итә алучы, аны үзләренә чакыручы җәмгыятьләр булганда азат итү мөмкинлеген белдерделәр, ди Зөһрә ханым.

– Равилнең Русиягә кайтуы уңаеннан сез инде катгый фикерегезне әйттегез, "ул монда кайтырга тиеш түгел" дидегез. Һаман да шул фикердә каласызмы?

– Ул бу илгә кайтудан курка. Җинаять эшләмәсә дә, аны кабат утыртачаклар. Аның төп гаебе – Русия чиген узуда гына. Америкада да аңа бернинди гаепләүләр белдерә алмадылар. Бәйсез мәхкәмә аның гаепсез булуын таныды. Аннан соң бит Гуантанамодан азат ителгән тоткыннар Русиягә кайткач кабаттан да озак елларга төрмәләргә ябылды. Булдыра алганнары чит илләргә чыгып китте. ФСБ кешеләре аларга биредә тормыш итәргә көн бирмәде. Улым да, Русиядә теләсә нинди хәйлә корып, сәбәп табып утыртулары турында уйлый.

– Димәк, Равилнең азат булуы чит илләр белән генә бәйле булып кала?

– Әйе. Ул үз илен, үз халкын ул бик ярата. Ләкин, әйткәнемчә, курку бар. Америка хокукчылары аны кабул итәрлек диаспора диделәр, тәрҗемәче шулай диде, табарга тәкъдим итттеләр. Тәрҗемәче сүзләреннән шулай аңладым. Минемчә, диаспора дигәннәре милли җәмгыятьләр, оешмалар булып чыгадыр. Менә шундый татарлар, мөселманнар Равилне үз өсләренә алып, үзләре яшәгән илгә чакырырга тиеш.

– Улыгызны чакырырга мөмкин булган илләр турында уйланасызмы?


– Уйланам, нык кайгырам. Башларым да эшләп бетми башлады кебек. Кайдан нинди диаспора, татар оешмалары табарга икән дим. Йөрим-йөрим дә, кабаттан татарлар яшәгән илләрне барлыйм, аларны кәгазьгә төшерәм. Улы язмышы өчен борчылмаган ана юк бит инде. Кайсы илләрдән нинди оешмалар табып, аларга ничек мөрәҗәгать итү турында көн-төн бәгырьләрем өзелә. Мөмкинлегем юк бит, минем яшьтәге кешеләр хәзер бик көчсез.

Улым Равилгә 45 яшь тулды. Шулай да улымның Төркия, АКШ, Германия, Австралия, Польша, Финляндия, Канада, Украина, Беларус, Балтыйк буе илләрендәге милләттәшләрдән, мөселман кардәшләрдән чакыру алуына бик сөенер идем.

Зөһрә Вәлиуллина әйтүенчә, 30 октябрьдә Вашингтондагы хокук яклаучылар аның белән кабат элемтәгә чыгачаклар, нинди илләргә чакырылу ихтималы белән кызыксыначаклар.
XS
SM
MD
LG